Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 15 укучы медальгә ия булган

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. 11 сыйныфны тәмамлаган 124 укучы кулларына атестатлар алды, бүген алар уку йортлары бусагаларын таптый.

Үткән уку елы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, районда география, рус әдәбияты, рус теле, тарих, физика, җәмгыять белеме фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары арткан. Кызганыч, информатика, математика кебек төгәл фәннәрдән, химия, биология, инглиз теленнән уртача балл кимегән.

Иске Кади урта мәктәбеннән Алмаз Шәрифуллинның географиядән максималь – 100 балл җыюы турында язган идек. Ул рус теленнән дә югары, 91 балл җыйган. Лицей укучысы Данила Миронов рус теленнән – 96, химиядән 90 балл туплаган. Районда барлыгы 18 укучының  белемен 90нан күбрәк баллга бәяләгәннәр. Иске Үтәмеш мәктәбеннән Ранил Вилданов географиядән – 92, Лашман мәктәбе укучылары Алмаз Моксинов  рус теленнән – 91, Наилә Нуретдинова да шул ук фәннән – 94, Арина Миронова (Күтәмә мәктәбе) рус теленнән – 96 балл ияләре. Яңа Элмәле укучылары  Светлана Муськина (98) һәм Мария Васюткина (91), Ивашкинодан Ариадна Емельяновалар  (94) да рус теленнән яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Лицей укучылары Оксана Плетенкова (98), Ленар Мортазин (94),  Илүзә Биктаһирова (96), Рәзил Вафин (94), Юлия Мәүлетова (94), Зилә Җиһаншиналар (96) да рус телен яхшы белүләрен раслаганнар. 1нче Чирмешән мәктәбеннән Айзирәк Мингатина (96) һәм Юлия Ермолаева (98), Әккәрәйдән Юлия Аютовалар (91) да бу фәннән зур баллар туплаганнар.

Унберенчене тәмамлаучы тагын 36 укучы төрле фәннәрдән 80нән күбрәк балл җыя алганнар, араларында берничә фәннән уңышка ирешүчеләр дә бар.

Кызганыч, минималь баллар җыя алмаган, “порогны” узмаган укучылар да бар: химиядән һәм җәмгыять белеменнән – дүртәр, биологиядән ике укучы бердәм дәүләт имтиханында тискәре билге алган.

-Бу ук елында 15 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә ия булды, бу чыгарылыш класс укучыларының 9 процентын тәшкил итә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - Былтыр медалистлар унау иде.

Мондый бүләк 1нче Чирмешән мәктәбе, лицей, Яңа Элмәле, Күтәмә, Ивашкино, Лашман, Иске Кади, Бәркәтә, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына тапшырылган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев