Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сәгать 10га 44 процент, 6537 сайлаучы тавыш бирде дә

Лагеркадагы сайлау участогына беренче булып килгән Сергей Васильевка бүләк бирделәр. Нефтьче ул, шуннан эшкә киткән. Беренче тапкыр гына тавыш биргән өч яшь сайлаучыны да бүләкләр белән хөрмәтләгәннәр. Түбән Чегодайда әниле-уллы Алсинә һәм Ренат Хәмидуллиннр да эшкә ашыгалар. Ренат азык җыю комбайнын йөртә. Бүген кукуруз уралар. -Иртәрәк торып килдек, ничек сайлауга...

Лагеркадагы сайлау участогына беренче булып килгән Сергей Васильевка бүләк бирделәр. Нефтьче ул, шуннан эшкә киткән. Беренче тапкыр гына тавыш биргән өч яшь сайлаучыны да бүләкләр белән хөрмәтләгәннәр.

Түбән Чегодайда әниле-уллы Алсинә һәм Ренат Хәмидуллиннр да эшкә ашыгалар. Ренат азык җыю комбайнын йөртә. Бүген кукуруз уралар.
-Иртәрәк торып килдек, ничек сайлауга килмисең инде,- ди Алсинә. - Депутатларыбыз эш күрсәтә торган булсыннар иде.
Тулаем монда иртәнге ярты сәгатьтә 30 сайлаучы (исемлектә 192) бюллетеньнәр алган да. Башка участокларда да сайлаучылар бик актив.
Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында үз ишекләрен ачты. Сайлау үтүче биналарда комиссия өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасы Президентлыгына дүрт кандидат дәгъва кыла. Чирмешән җирле үзидарә органнарына депутатлыкка 141 мандат өчен 148 кандидат көрәшә, 6 округта бер мандатка ике һәм өчәр кеше дәгъва кыла.
Бүгенге сайлаулар Азамат Илнар улы Җиһаншин өчен дә истәлекле. Әбисе, әнисе белән Чирмешәндәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә урнашкан участокка килгәч, аңа конфет бүләк иттеләр. Башка сабыйларга берне генә, ә аңа икене. Тәүге "юбилее" бит аның - 13 сентябрь - Азаматның туган көне.
Сүз уңаеннан. Әлеге сайлау участогына иртәнге ике сәгатьтә үк 260 кеше (исемлектә 845) тавыш биргән дә.
- Сайлаулар тыныч бара, хокук бозулар юк, - ди биредә күзәтүче булып килгән Татьяна Романова.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин әйтүенчә, райондашларыбыз Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда бик актив. Иртәнге 10 сәгатькә, исемлеккә кертелгәннәрдән, 14 мең 926 сайлаучыдан 6537се тавыш бирде дә (44 проценты).
Чумачка, Андреевка, Югары Кәминкә, Ульяновка, Урманасты Үтәмеш сайлау участокларында бу күрсәткечләр тагын да югары (87 - 63 процент).
Рәмил Әхмәдуллин белдергәнчә, сайлауларда закон бозу фактлары юк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайлаулар