Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында лотереяга ике "Москвич" отканнар

Без бу хакта язган идек... 45 ел элек Озакламый районыбыз киноэкраннарында "Ә биредә таңнар тыныч" ("А зори здесь тихие") дигән ике серияле киң экранлы нәфис фильм күрсәтеләчәк. "Ленин юлында" - 10 гыйнвар, 1973 ел. Терлек азыгын әрәм-шәрәм итмәү максатында, "Татарстан" колхозында саламны кырда пресслау оештырылган. Кибәннәр янында "Беларусь" тракторына көйләнгән...

Без бу хакта язган идек... 45 ел элек

Озакламый районыбыз киноэкраннарында "Ә биредә таңнар тыныч" ("А зори здесь тихие") дигән ике серияле киң экранлы нәфис фильм күрсәтеләчәк.

"Ленин юлында" - 10 гыйнвар, 1973 ел.

Терлек азыгын әрәм-шәрәм итмәү максатында, "Татарстан" колхозында саламны кырда пресслау оештырылган. Кибәннәр янында "Беларусь" тракторына көйләнгән "ПСБ - 1,6" маркалы пресслау машинасы эшли. Тракторчы Габделхак Бадамшин машинаны җитештерүчән эшләтүгә күп көч куя.

"Ленин юлында" - 12 гыйнвар, 1973 ел.

"Татарстан" колхозының төзүче-балта остасы Касыйм Низамовның 37нче номерлы ДОСААФ лотереясы бәхетле булып чыкты, ул 4939 сум 80 тиенлек "Москвич - 412" автомобиле отты. Бәхетле билет хуҗасы тиздән отышын алачак.

"Ленин юлында" - 13 гыйнвар, 1973 ел.

"Алга" колхозыннан тракторчы Константин Дмитриевич Борисов та 30 тиенлек лотерея билете алган булган. Аның билетына тираждагы иң зур отыш -"Москвич-412" машинасы чыкты.

"Ленин юлында" - 19 гыйнвар, 1973 ел.

Саклык поселогында яшәүче Галия апа бер көнне иртә белән чәй эчеп утырганда казларының бик каты каңгылдашуын ишетеп шомлана кала. Нәрсә булганын белеп керергә улы Хәкимне чыгара. Малай чыкса ни күрсен, бер төлке йорт буйлап казлар куып йөри. Ул йөгереп кереп бу турыда әнисенә әйтә. Галия апа балта тотып йортка йөгереп чыга. Шулай итеп, каз алырга килгән хәйләкәр төлке үзе килеп эләгә.

"Ленин юлында" - 26 гыйнвар, 1973 ел.

XXII партсъезд исемендәге колхозда кыйммәтле ашлама - көл җыюга зур әһәмият бирәләр. Хәзер хуҗалыкта 324 центнер көл җыелды инде. Бу эштә колхозчы Галимҗан Баһманов зур тырышлык күрсәтә.

"Ленин юлында" - 27 гыйнвар, 1973 ел.

35 ел элек

Киров исемндәге колхоздан Зәки Морадыймов ДТ-75 тракторына көйләнгән СВУ-2,6 кар тоткычы белән кар буразналары сызуда нәтиҗәле эшли. Ул смена нормасын һәрвакыт арттырып үти. З. Морадыймов берничә көндә 220 гектар мәйданда кар тотты.

"Ленин юлында" - 5 гыйнвар, 1983 ел.

Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан без уртача 16,3әр центнер уңыш җыеп алдык. Шикәр чөгендере буенча - 103, тамыразыклар буенча 287 центнер булды. "Шушма" һәм Тукай исемендәге колхоз игенчеләре бу өлкәдә аеруча нәтиҗәле эшләделәр.

"Ленин юлында" - 15 гыйнвар, 1983 ел.

Яңа ел алдыннан Мордва Афонькәсе авылында шатлыклы вакыйга - балалар бакчасы ачылу тантанасы булды.

Бакчада 25 бала тәрбияләнә. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: зур һәм якты бүлмәләр, уенчыклар. Бакча мөдире Валентина Агеева, тәрбияче Нина Борисова, няня Людмила Яковлева һәм аш пешерүче Надежда Макарова үз эшләрен яратып һәм намус белән башкаралар.

"Ленин юлында" - 19 гыйнвар, 1983 ел.

Күптән түгел Иске Үтәмеш авыл культура йортында Түбән Чегодай үзешчәннәре концерты булды. Концертны нәфис сүз остасы Фәйрүзә Фәрхетдинова алып барды. Илгизәр Закировның гармунда уйнап җырлавы һәр тамашачы күңелендә тирән эз калдырды.

"Ленин юлында" - 21 гыйнварда, 1983 ел.

25 ел элек

Райтопка тагын берничә вагон күмер кайтты. Монысы Донбасс якларыннан, димәк, яхшы сыйфатлысы. Кыш озын, күмер алырга теләүчеләр байтак.

"Ленин юлында" - 1 гыйнвар, 1993 ел.

"Сельхозхимия" район берләшмәсе үз базасын Чирмешәнгә күчерә башлады.

"Ленин юлында" - 1 гыйнвар, 1993 ел.

Азык-төлеккә, промышленность товарларына, кием-салымга бәяләр кат-кат артты. "Базарга күчү" дәвам итә. Кыйммәтчелек иксез-чиксез урлашуларга юл ачты.

"Ленин юлында" - 1 гыйнвар, 1993 ел.

Чирмешәндә яңа кунакханә, яңа балалар бакчасы, 18 квартиралы торак йортлар, су чистарту корылмасы, газ участогының яңа базасы төзелә.

"Ленин юлында" - 1 гыйнвар, 1993 ел.

Әмирдә челтәр газын тизрәк китерү өчен тырышалар... Авылның 3 урамында да торбалар күзне иркәли инде. Әле башкарасылар бихисап, шулай да авылда җәйге чорда ук челтәр газы яндыра башлаячакларына шик юк.

"Ленин юлында" - 30 гыйнвар, 1993 ел.

Кадыр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында лотереяга москвич отканнар