Чирмешән районында лотереяга ике "Москвич" отканнар
Без бу хакта язган идек... 45 ел элек
Озакламый районыбыз киноэкраннарында "Ә биредә таңнар тыныч" ("А зори здесь тихие") дигән ике серияле киң экранлы нәфис фильм күрсәтеләчәк.
"Ленин юлында" - 10 гыйнвар, 1973 ел.
Терлек азыгын әрәм-шәрәм итмәү максатында, "Татарстан" колхозында саламны кырда пресслау оештырылган. Кибәннәр янында "Беларусь" тракторына көйләнгән...