Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында качып йөрүче ир-атны эзләтүгә биргәннәр

01 135нче янгын частеннән алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 24 хәбәр кергән, шул чорда бер җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Чирмешәндә яшәүче берәүнең КамАЗ машинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлаганнар, хуҗага...

01 135нче янгын частеннән алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

02Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 24 хәбәр кергән, шул чорда бер җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар.
Чирмешәндә яшәүче берәүнең КамАЗ машинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлаганнар, хуҗага 22 мең сумлык матди зыян килгән.
Чирмешән районының 1нче суд участогы җәмәгать судьясы карары буенча судтан качып йөрүче гражданинны эзләтү турында игълан бирелгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 54 кешене, шул исәптән берәүне транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен, җаваплылыкка тартканнар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 8 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Районда "Кышкы каникуллар", "Чыршы", "Урман" оператив-профилактик чаралар дәвам итә.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40тан күбрәк чакырту һәм 15 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, ОРВИ белән 9 кеше чирләгән, көнкүрештә җәрәхәт алуның 4 очрагы булган. Чакыртуларның күбесе - хроник авыручылар янына.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 37 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария ашыгыч ярдәм