Кара Чишмә авылында кайбер гаиләләр яңа уңыш бәрәңгесен базларына ук салып куйган. Белешүебезчә, Ивашкинода, Әккәрәйдә, Югары Кәминкәдә дә бәрәңге сабакларын чабучылар бар.
-Без бәрәңгене 22 апрель көнне утырткан идек. Инде ул өлгергән, сабагыннан аерыла. Рафика апа Шәкүрова, Наҗия апа Гариповалар да бәрәңгеләрен казып алдылар, - ди Кара Чишмәдән Каинә Шәйхетдинова....
Кара Чишмә авылында кайбер гаиләләр яңа уңыш бәрәңгесен базларына ук салып куйган. Белешүебезчә, Ивашкинода, Әккәрәйдә, Югары Кәминкәдә дә бәрәңге сабакларын чабучылар бар.
-Без бәрәңгене 22 апрель көнне утырткан идек. Инде ул өлгергән, сабагыннан аерыла. Рафика апа Шәкүрова, Наҗия апа Гариповалар да бәрәңгеләрен казып алдылар, - ди Кара Чишмәдән Каинә Шәйхетдинова. - Үзебез тиз өлгерә торган скороспелка - шәмәхә күзле бәрәңгене алып, базга салдык - 120 чиләген ашарга, 50сен орлыкка. 16 буразналап ят яңа сорт орлык утырткан идек, балалар бушаса, анысын да алмакчыбыз. Уңыш былтыргының яртысыннан бераз гына күбрәк чыкты. Шөкер, елына күрә ярый, кинәнерлек. Иртәрәк чәчүебез ярады: күзләр дымга да, җәй башындагы яңгырларга да эләкте. Аннан яңгыр булмады бит. Быел черек бәрәңге аз чыга, башка елларны сабакны коңгызлар сырып ала иде, быел алар юк диярлек. Ә җир каты. Дөрес, балалар бакчаны мотоблок белән казыды, көрәк белән тыгылмадык.
Нет комментариев