Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә 27 тонна макулатура җыйганнар

Район мәктәпләрендә укучы 2188 укучы тырышлыгы белән быел барлыгы 27 тонна 238 килограмм макулатура җыелган, бу - бер укучыга уртача 12,44 килограмм. Димәк, җир өстендә аунап ятарга мөмкин булган өч КамАЗ әрҗәсе тулы кәгазь калдыгы икенчел чимал буларак файдаланылачак.

Макулатура җыю буенча Туймәт мәктәбе укучылары бик актив эшли, 38 укучы 1 тонна 664 килограмм икенчел чимал җыйган, ягъни бер балага бүлеп исәпләгәндә - 44 килограммга якын. Ә Шешминка мәктәбендә ул бер бала исәбендә - 40 килограммнан артык.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары 4 тонна 366 килограмм икенчел чимал җыеп, аны хәзерләүчеләргә тапшырып, 12 мең сумнан артык керем дә алганнар. Алар, аеруча, соңгы атнада актив эшләгәннәр - 3 тонна ярым макулатура җыйганнар. Бу мәктәптә бер бала исәбенә 30 килограммнан артыграк кәгазь калдыгы туры килә.

-Әлеге акчаларны мәктәпләр укучыларын бүләкләүгә, кирәк-ярак сатып алуга, укучылар өчен  экскурсияләр оештыруга тоталар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Бу юнәлештә Утыз Имән мәктәбе методикасы ошый, аларда кызыксындыру чарасы бар. Мәктәп буенча иң күп макулатура җыючылар экскурсияләргә бушлай бара.

Укучыларыбызның табигатебезне пластик калдыкларыннан чистартуда да өлешләре зур, быел гына да  2 тонна 273 килограмм  җыйганнар. Аның 1 тоннадан күбрәген тапшырып  керем дә алганнар. Район буенча бер укучы  уртача бер килограмм пластик җыйган булып чыга.

Ә менә мәктәпләр киселешендә  караганда, бу өлкәдә Лагерка мәктәбе укучылары иң өлгерләр (бер балага – 3,6 килограмм). Мәктәптәге 24 укучы барлыгы  87 килограммнан артык пластик җыйган. Туймәт мәктәбе укучылары бу чималны 119 килограмм туплаган (бер балага – 3,1 килограмм). Түбәнкәминкәлеләр алардан бераз гына калыша (бер укучыга – 2,8 килограмм).

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев