Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрендә балаларны ничек ашаталар?

Районда һәр мәктәп укучысы уртача 23 сумга ашый. Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 7 сум 82 тиен акча бирелә (чагыштыру өчен, 2015 нче елны 6 сум 10 тиен булган). Нигездә, районның барлык мәктәп укучылары да кайнар аш белән тәэмин ителә.

Түбән Чегодай, Югары Чегодай һәм Яшәүче башлангыч мәктәпләрендә, кызганычка каршы, кайнар аш әзерләргә мөмкинлек юк. Шулай да биредә балаларга  кайнар чәй эчерәләр.

Табиблар әйтүенчә, балаларның сәламәтлеге,  укуга сәләте һәм кәефе беренче чиратта аның ничек ашавына бәйле.

-Билгеле, дәүләт тарафыннан бирелә торган  акча гына укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Шуңа да районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек балаларны ашатуга ата-аналардан да, үзара килешеп, акча җыя­лар. Меню мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш исәбенә дә төрләндерелә. Гомумән, әлеге мәсъәләгә зур игътибар бирелә. Район башкарма комитеты карары белән аерым категория укучылар: авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәбияләнүче, авыру балалар бушлай ашатыла. Аларга район бюджетыннан акча бирелә. Районда андый балалар саны – 229.

Һәр мәктәптә әти-әниләр гомуми мәктәп җыелышларында туклану өчен күпме түләүне үзләре билгелиләр. Районда ата-аналар взносы 300 сумнан 350 сумга кадәр тәшкил итә.

Барлык мәгариф учреждениеләрендә дә диярлек балаларга кайнар аш әзерләү өчен шартлар бар, ашханәләр тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән, салкын, кайнар су, канализация бар. Дөрес, Флера Мансур кызы сүзләре буенча, алар искерәләр, сафтан чыгалар, ләкин мөмкинлек булган саен плитәләрне, суыткычларны һәм башка кирәк-яракны яңартырга тырышалар.

Мәктәп ашханәләренә китерелүче азык-төлеккә ярты елга бер тендер үткәрелә.

-Мәгариф учрежденеиеләренә ипине һәм итне үзебезнең район эшмәкәрләреннән алабыз, сөт продукциясен Зеленодольскидан алып киләләр, - ди Флера Рәхимҗанова. – Әлегә кадәр азык – төлеккә карата дәгъва белдерүче юк. Мәктәпләребездә ризыкның сыйфаты да, тәме дә зарланырлык түгел.

Мәктәп ашаханәләрен даими тикшереп торалар. Роспотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсе эшне даими контрольдә тота, график буенча да, графиктан тыш та тикшерүләр уздыра. Менюларны да алар раслый. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә балаларның ничек туклануы белән гел кызыксына. Ата-аналар комитетының да мондый хокукы бар, мәктәпкә килеп, ботканы, ашлары үзләре дә авыз итеп карый алалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев