Чирмешән мөхтәсибәте өч райондашыбызны алдагы дүрт айга “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.
Түбән Кәминкәдән Гөлчәчәк Гыйльметдинова, Югары Чегодайдан Халисә Хәсәншина, Лашманнан Мәдинә Яруллиналарга район газетасы март аеннан килә башлаячак.
-Хәзер бөтен кешенең дә матбугатка язылырлык мөмкинлеге юк, бу андыйларга бездән бүләк булсын, - диде район мөхтәсибе Рамиль Ибраһимов.
-Район газетасына гел язылдым, аны яратып укыдым. Быелга гына заказ биреп булмады, - ди Халисә Хәсәншина. -“Безнең Чирмешән”не әлегә әтиләргә баргач укыйм. Димәк, сөендердегез, тиздән газета үз өебезгә киләчәк, рәхмәт.
фото: автор
Нет комментариев