Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатының кубоклары күбәя

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2020 ел йомгаклары буенча, мобилизация эшен яхшы оештырган өчен, республиканың авыл районнары арасында беренче булдылар.

Бу уңышлары өчен ТР хәрби комиссары аларны кубок һәм грамота белән бүләкләде. Ә хәрби комиссар Дмитрий Палаткин РФ Оборона министрлыгының “Хезмәт батырлыгы өчен” медаленә лаек.

-Быел да эшебезне югары бәяләделәр, рәхмәт. Әле гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә, исәпкә алу һәм хезмәткә чакыру эшендә ирешкән уңышларыбыз, мобилизацион әзерлекнең югары дәрәҗәсенә ирешкәнебез өчен, 2020 ел йомгаклары буенча да икенче урынга чыктык, - ди Чирмешән һәм Асубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Дөрес, мондый күрсәткечләр ансат кына бирелми, аның нигезендә коллективның күмәк, тырыш хезмәте күренә.

Безнең хәрби комиссариат аша хәрби хезмәткә язгы чакырылышта – 24, көзен 30 армиягә киткән. 2020 ел дәвамында 12 якташыбыз  контракт буенча хезмәткә килешү төзегән. Райондагы егетләрнең хәрби хезмәткә яраклылыгы республиканың уртача күрсәткеченнән (79,9 процент) дә югары – 95,5 процент.

-Гыйнвар аенда 17 яше тулган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә куйдык, йөзләп шундый егет хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узды, - ди Дмитрий Иванович.

Бүген инде хәрби комиссариат хезмәткәрләре язгы чакырылышка әзерләнә. Апрель аенда 200 дән артык якташыбыз хәрби врачлык комиссиясе узачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев