Бәйге дәвам итә
Безнең районда

Бәйге дәвам итә

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасы редакциясе һәм туган як тарихы музее оештыручы, Чирмешән крепосте авылына нигез салынуга багышланган тарихи бәйге дәвам итә. "Әлегә үзәк китапханә генә бәйгедә катнашу өчен материаллар тапшырды, - ди музейның фәнни хезмәткәре Валентина Захарова. - Иске Үтәмеш һәм 1нче Чирмешән урта мәктәпләре дә бу...

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасы редакциясе һәм туган як тарихы музее оештыручы, Чирмешән крепосте авылына нигез салынуга багышланган тарихи бәйге дәвам итә.


"Әлегә үзәк китапханә генә бәйгедә катнашу өчен материаллар тапшырды, - ди музейның фәнни хезмәткәре Валентина Захарова. - Иске Үтәмеш һәм 1нче Чирмешән урта мәктәпләре дә бу юнәлештә конкрет эш алып баралар, безгә килеп тә материаллар тупладылар".

Язма, фото һәм видеоматериаллар 1 майга кадәр кабул ителәчәк. Туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы райондашларыбызны бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Конкурсның шартлары район газетасының 11нче санын-да (10 февраль) басылды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән бәйге

Нет комментариев