Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә бер кибетне ике тапкыр басканнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 22 марттан 27 мартка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атнада 3 юл-транспорт вакыйгасы булган (юл кырыена төшү, машина аву һәм бәрелешү) кешеләр зыян күрмәгән. Бәркәтә авылындагы "Юлдаш" кибетеннән билгесез...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.


02 22 марттан 27 мартка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 гариза һәм хәбәр кергән.

Бер атнада 3 юл-транспорт вакыйгасы булган (юл кырыена төшү, машина аву һәм бәрелешү) кешеләр зыян күрмәгән.

Бәркәтә авылындагы "Юлдаш" кибетеннән билгесез кешеләр 15 мең сумнан артык бәягә азык-төлек алып чыкканнар (бу кибеттә күптән түгел акча урланган иде).

Районда яшәүче өч кеше полициягә ау мылтыкларын тапшырганнар (бүләккә). Чирмешән, Туймәт, Урманасты Үтәмеш авылларында яшәүче өч кешедән, корал саклау һәм теркәү кагыйдәләрен бозган өчен, ау мылтыклары алынган.

Хулиганлык гамәлләре кылган, кул күтәргән өчен дүрт кеше җаваплылыкка тартылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 106, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 10 кешегә карата административ беркетмәләр төзегәннәр.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә 50 чакырту һәм 27 мөрәҗәгать итү теркәлгән.

Фельдшер Римма Андреева әйтүенчә, хроник авырулары көчәйгән, йөрәк-кан тамырлары сау булмаган кешеләр янына еш барырга туры килгән. ОРВИ, көнкүрештә җәрәхәт алу, алкоголь белән агулану очраклары да бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 32 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә янгын часте 01 хезмәте 02 хезмәте