Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән” газетасы журналистлары Туймәттә «кич утырдылар»

Олыгайган саен, үткән еллар еш искә төшә. 84 яшьлек Самат абый Галимов та бүген, 28 яшьлек чагында төшкән фоторәсемен күргәч, элеккегеләрне уйлап куйды.

Район газетасында ул чакта бик уңган шоферның фоторәсемен 56 ел элек бастырганнар.

- Ул елны район машина йөртүчеләре арасында беренче урынны алган идем. Мин 11 ел буе ЗИС 150дә эшләдем. Алял күрмәдек, Шентала станциясенә көне-көне белән дүртәр машина шикәр чөгендере илттек, - ди ветеран Самат Галимов ул чакта чыккан “Ленин юлында” газетасы төпләнмәләрен барлап-карап утырганда.

Төрле елларда нәшер ителгән район газетасы төпләнмәләрен Туймәт мәдәният йортына район газетасы редакциясе журналистлары алып килде. Бүген биредә авыл активы катнашында очрашу узды. Анда, “кич утырганда” башка язмалар да искә алынды, узган еллардагы эшчәнлек, бүгенге тормыш-көнкүреш хакында да сүз барды. Билгеле, газета белән бәйле вакыйгалар буенча фикер дә алыштылар.

- Газетада басылучы киңәшләргә еш игътибар бирәбез. Намаз вакытларына урын табуыгызга дә рәхмәт,- диде тансык чарада катнашкан ветеран, газетаның җәмәгать хәбәрчесе Зөһрә Галимова. – Инде мәрхүм улыбыз, көрәш батыры Ильяс Галимов турында бик күп мәкаләләр яздыгыз. Эшегездә уңышлар телим.

Авыл патриоты, район электр челтәрләре җитәкчесе Рамил Кәримов та биредә.

- Газетага эш урынында да язылабыз, өйгә алдырып та укыйбыз, - диде ул. – Бөтен хәбәрне шуннан беләбез. Киләсе елда алдыру өчен, ике авылдашым – Диләрә Гыйматдинова һәм Хәзимә Сәхапова адресына да газетага заказ оформить иттем, бүләгем булсын, дидем.

Рамил Кәримов теләкләрен баянда үзе уйнап, җыр аша да җиткерде.

188 йортлы (аларның 30-ы буш) Туймәттә бүген 77 адреска район газетасы килә. Хат ташучы Җәмилә Гайнанова әйтүенчә, киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, аңа 50 заказ карточкасы тутырылган да.

Туймәттә озак еллар китапханәче булып эшләгән Наҗия Галимова район газетасында котлаулар, белдерүләр бастырылуны хуплавын әйтте.

Очрашуны оештыруда  башлап йөргән дустыбыз – авыл мәдәният йорты директоры Ралия Бәдертдинова болай диде: - Без, бүген монда җыелган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, җитәкчеләр, төрле чараларга, бәйрәмнәргә бергәләп әзерләнәбез. "Ак калфак”ның җирле оешмасы чараларында еш күрешәбез, “Хыял” һәм “Яз” ансамбльләре репитицияләренә җыелабыз. Озакламый “Әниләр көне”н үткәрәчәкбез, аннары КВН уеннары башлана. Аларда катнашучы һәркемгә рәхмәт яусын.

Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов район газетасы журналистларының үзләренә кунакка килүләренә сөенүен белдерде.

- Көндәлек мәшәкатьләр булып тора, алар турында гел язасыз, мәгълүмат җиткерәсез, - диде ул. – Бу арада киләсе елда үзсалым акчаларына башкарылачак эшләрне барлыйбыз. Җирлекнең үз тракторы бар, шуңа күрә кышын кар чистарту, җәй-көз чүп үләннәрен чабу ансатрак. Кызганыч, быел авылда бер бала да тумады, туй уйнаучы яшь парлар читкә китә.

Район газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров бүгенге чара барышында редакция коллективы, иҗат процессы турында сөйләде, туймәтлеләрнең бердәм, тырыш, кунакчыл булуларын мактады.

- Бу авылга килгән саен ниндидер яңалык турында беләбез, - диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X