Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләгәннәр

Бәркәтә авыл мәдәният йортында “Безнең гаилә учагы” исемле бәйрәм оештырганнар.

-Чарага 43 ел бергә гомер итүче Сәлихҗан һәм Сәрия Бикбовларны, гаилә стажлары 40 ел булган Әкъдәс һәм Флера Миргалимовларны, Ибраһим һәм Җәүһәрия Әхмәтҗановларны, 30 ел элек гаилә корган Илдар һәм Илсөяр Миргалимовларны чакырдык, - ди Бәркәтә мәдәният йорты директоры Фәния Кашапова. – Әлеге үрнәк гаиләләрне авылда бик хөрмәт итәләр, алар гомер буе туган ягыбызда яшәп хезмәт куйган кешеләр.

Баулы районыннан район газетасы редакциясенә эшкә килгән яшь журналистны – Сәрияне район мәдәният йортына концерт алып барырга чакыралар. Бу көнне сәхнәдә “Шушма” колхозы хезмәтчәннәре хисап тота.

-Салихҗанга беренче күрүемдә гашыйк булдым, - дип иске алды 43 ел элеккеге вакыйганы Сәрия апа Бикбова. – Килдем дә бастым каршына, килдем дә бастым. Шунда таныштык, 5-6 ай очрашып йөрдек тә, гаилә кордык. Аллага шөкер, матур яшәдек. Гомумән, мин Чирмешән якларын бик яраттым. Биредә ачык йөзле, кунакчыл, мәрхәмәтле халык яши. Әлбәттә, гаилә  тормышы бары тик бәхетле мизгелләрдән генә тормый, авыр чаклары да була. Андый вакытта иң мөһиме - бердәм булу һәм бер-береңә ярдәм итү. Аннан соң күп нәрсә хатын-кыздан тора, ул юл бирергә, буйсынырга тиеш. Форсаттан файдаланып, шундый күңелле бәйрәм оетырган Фәния Кашаповага һәм Әлфия Сөләймановага зур рәхмәт.

Зәй районы кызы Җәүһәрия булачак тормыш иптәше Ибраһимның туганы Миңнегөл белән Казанда бергә укыйлар, аның туган көнендә танышалар. 40 ел элек, 1983 елның 11 февралендә, яшьләр авылга кайтып туй уйныйлар. Икесе дә югары белемле, берсе - укытучы, икенчесе - агроном. Ибраһим һәм Җәүһәрия Әхмәтҗановлар өч бала үстерләр, бүген инде биш оныкның әби-бабайлары алар.

Шул ук елны авылда, март аенда, тагын бер туй була. Әкъдәс Миргалимов авылдашы Флера белән гаилә коралар. Икесе дә уңган, булдыклы кешеләр, кулларыннан килмәгән эш юк. Гаилә башлыгы озак еллар элемтәче булып эшли, инде лаеклы ялда. Флера – укытучы. Ике бала үстергәннәр.

Самара өлкәсендә туган Илсөяр Миргалимованың да Бәркәтәгә килен булып төшүенә 30 ел гомер узган. Авыл фельдшеры ул. Әүвәл яшьләр Илдарның әти-әнисе белән бергә яшиләр. 5 елдан соң үз нигезләрен булдыралар. Авыл халкы  да киленне үз иткән. Миргалимовлар гаиләсендә ике кыз, бер малай дөньяга килә. Кызлар, әтиләре эзеннән китеп, укытучы һөнәрен үзләштергәннәр. Узган елны икесе дә гаилә кора. Уллары 11 нче сыйныфта белем ала.

Узган бәйрәмдә әлеге гаиләләрнең балалары, туганнары, якыннары да катнашкан. Җирлек башлыгы Ринат Сибгатуллин үрнәк гаиләләргә котлау хатлары һәм бүләкләр тапшыра. Кичә табын артында дәвам иткән.

Альмир Жораев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев