Бәркәтәдә былтыр ике бала туган
Безнең районда

Бәркәтәдә былтыр ике бала туган

Узган елда Бәркәтә авылында ике йортта бәби чәйләре узган.

Марат һәм Әлфинә Гайнановлар ике кызлары - Аделина белән Ясминәгә сеңел – Ралинәне алып кайтканнар. Өч бала үстерүче Азат һәм Эльза Ситдыйковларның төпчекләре  Әмир ел ахырында туа. Сүз уңаеннан, әлеге гаилә авылга  Әлмәттән кайтып төпләнгән.

Кызганыч, бәркәтәлеләр быел авылдашлары, 1937 елгы Фәүзия әби Закирова белән мәңгелеккә хушлаштылар.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев