Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында уңай үзгәрешләр күп

Муниципаль район Советы утырышында районның 2023 елда социаль-икътисади үсешен йомгакладылар, 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

-Бүген татарстанлылар, шул исәптән Чирмешән районыннан чыкканнар да, алгы сызыкта Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Без аларның үз бурычларын үтәүләрен һәм гаиләләре, туганнары яннарына исән-сау кайтуларын ихлас телибез. Хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренә булышу – төп бурыч, һәлак булган сугышчыларның гаиләләре һәм якыннарына да аерым игътибар таләп ителә, - диде икътисад министры.

Республикада бу нисбәттән системалы эш алып барыла, әлеге юнәлештә Чирмешән районы да актив катнаша. Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүләре өчен, мин район башлыгына, район предприятиеләренә, күмәк эшкә өлеш керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтемне белдерәсем килә.

-Район буенча тәүлеклек сөт саву күләме 17,4 килограмм тәшкил итә (республикадагы кайбер районнарда 31-28 килограмм). Резервлар бар. Район хакимиятенә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә терлекчелек тармагын үстерүгә игътибарны арттырырга һәм бу мәсьәләне һәрдаим контрольдә тотарга кирәк, - диде Шаһиәхмәтов.

Икътисад министры районда кече һәм урта бизнесны, эшнең нәтиҗәлелеген активрак үстерергә өндәде. Эшкуарларга дәүләт ярдәменнән кыюрак файдалану зарур. Терлекчелек тармагында резервлар күп.

Район мәдәният йортында авылларда, эшкуарларда, үзмәшгульләрдә җитештерелгән, үстерелгән, ясалган төрле эшләнмәләрдән оештырылган күргәзмәне дә бик ошатып карады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

-Бик күп кирәкле һәм кызык әйберләр җитештерелә, - диде ул. -Хәзер күләм, масштаб ягын үстерү мөһим.

Дөрестән дә, базарда ихтыяҗ бар, байтак әйбер эшләнә икән районда. Бренд булырлык ризыклар да бихисап.

-Безнең эшчәнлектә иң мөһиме – тотрыклы икътисади үсеш һәм комфортлы яшәү шартларын тәэмин итү, эшкуарлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, - диде район башлыгы Рамил Айбатов отчет докладында. -Нигездә район территориясендә нефть һәм газ табучы предприятиеләр хисабына, тулаем  территориаль продукт 2023 елда 42 миллиард 500 миллион сум чамасы булды.

Авыл хуҗалыгында айлык хезмәт хакы 20 процентка артып, тармак буенча 42 мең 455 сумга җитте. Төрле дәрәҗәдәге  бюджетлардан агропромышленность секторы 190 миллион сумнан күбрәк бәягә субсидияләнде. Алдагы язгы чәчүгә хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә орлык әзерләнгән, әлегә, тәэсир итүче матдәдә, гектарга 31,06 килограмм минераль ашламалар тупланган.

Докладчы әйтеп узганча, бер елда кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны 7 процентка, ә үзмәшгульләр 22 процентка күбәйгән.

Районда, туучыларга караганда, үлүчеләр күбрәк. Сүз уңаеннан. Быел районда туган һәр балага 30 мең сум акча бирелә.

Физик культура һәм спорт белән халыкның 66 проценты шөгыльләнә, бу күрсәткеч буенча район республика рейтингында 44 нчедән 9 нчы урынга күтәрелгән.

Рамил Тәлгать улы үз чыгышында райондагы башка тармаклар эшен дә анализлады, проблемаларга тукталды, 2024 елда башкарылачак эшләр белән дә таныштырды. Докладчы Украинадагы хәрби операция зонасындагы якташларга рәхмәт белдерде.

Доклад буенча фикер алышуларда түбәндәгеләр катнашты: Мингали Минһаҗев, депутат, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы; Виктор Сутягин, “Әккәрәй” ААҖ генераль директоры; Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Комитеты рәисе урынбасары.

Муниципаль район Советының кырык беренче утырышы (дүртенче чакырылыш) эшендә Федераль казначылыкның республика буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, хөкүмәт, Дәүләт Советы вәкилләре, депутатлар, республикадагы төрле оешмалар, ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.

Утырыш азагында Мидхәт Шаһиәхмәтов кайбер якташларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырды (алар турында соңрак язылачак).

Авылга - ФАП, фельдшерга - машина

Утырышка кадәр Мидхәт Шаһиәхмәтов, район җитәкчесе Рамил Айбатов белән бергә, Утыз Имән авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.

Халык сәламәтлеген саклау өчен бик кирәкле бу модуль бина районда шундыйларның инде унбишенчесе. Аны заманча җиһазландырганнар. ФАП төзелешенә бюджеттан, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында башлангыч медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча төбәк проекты буенча 6 миллион сумнан күбрәк акча тотканнар.

-Авылыгыз өчен бу зур вакыйга. Чын күңелдән котлыйм. Барысы да яхшы эшләнгән, - диде Мидхәт Рәфкать улы, бинаны карап йөргәч.

-Подрядчы оешмага, ил, республика җитәкчелегенә рәхмәт, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. -Заманча ФАП, биредә хәтта интернет бар. Гомумән, без халыкка уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз.

Район җитәкчесе район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазинага, районның фельдшер-акушерлык пунктларына глюкометрлар алу өчен, 102 мең сум акчага сертификат тапшырды. Утыз Имән ФАПы фельдшеры исә район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ул гына да түгел, 26 ел стажлы медицина хезмәткәре Эльмира Төхвәтуллинага үзәк больницадан, эштә файдалану өчен, “Ларгус” автомобиле бирделәр.

-Таныклыгым, машина йөртү тәҗрибәм дә бар, - диде моңа сөенгән фельдшер.

Утыз Имән халкы Эльмираны бик хөрмәт итә икән, бүләккә гөрләтеп кул чаптылар.

-Быел Югары Кармалкада да модульле яңа ФАП төзеләчәк, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. -“Сәламәтлек саклау” федераль программасы буенча, Андреевкадагы пунктны капиталь ремонтлау каралган.

Утыз Имәндә яңа ФАП ачу тантанасында Казаннан килгән байтак кунак катнашты, авыл халкы да шактый җыелды. Мондый бәйрәм истәлекле вакыйга шул.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев