Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Андреевкада су челтәрләрен яңартачаклар

Быел бер урамлы Андреевка авылының суүткәргечләрен яңарту буенча эш башланырга тора. Шешминкада да бу уңайдан “боз кузгалыр” дигән өмет бар.

Шешминка авыл җирлеге җитәкчелегеннән белешүебезчә, Андреевкада иске су  линиясе  1970 елда салынган  булган. Үзәк  үткәргеч полиэтиленнан булса да, йортларга тоташкан тимер тораблар нык черегән икән. “Чиста су” республика программасы нигезендә быел монда  2 километр 700 метр арада 14 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш. Аның өчен проект әзер, ул экспертиза узган.

-Ә менә Шешминкада проектка экспертиза ясату өчен 676 мең сум акча җитеп бетми. Монда башкарасы эшләр шактый: 16 километр озынлыкта 32 миллион сумлык. Эшне быел башлап калдырырга ниятлибез, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев