Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Алар – безнеке, алар Чирмешәннән

Үз гомерләрен журналистикага багышлаган күп кенә чирмешәнлеләрнең исемнәре районнан һәм республикадан да читтә яхшы билгеле. Бүгенге журналистлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында Порфирий Васильевич Афанасьевны әйтеп үтәргә була. 1965-1966 елларда ул "По ленинскому пути" газетасы редакторы урынбасары булып, аннан соң Чабаксарда "Коммунизм ялаве" газетасында, "Хәтер пул" журналында редактор, Чувашстан китап...

Үз гомерләрен журналистикага багышлаган күп кенә чирмешәнлеләрнең исемнәре районнан һәм республикадан да читтә яхшы билгеле.

Бүгенге журналистлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында Порфирий Васильевич Афанасьевны әйтеп үтәргә була. 1965-1966 елларда ул "По ленинскому пути" газетасы редакторы урынбасары булып, аннан соң Чабаксарда "Коммунизм ялаве" газетасында, "Хәтер пул" журналында редактор, Чувашстан китап нәшриятында эшләгән. Язучылар берлеге рәисе булып торган. Күп китаплар авторы, Чувашстанның халык шагыйре.
Лашманда туган якташыбыз, хезмәт ветераны, Казанда оборона предприятиеләрендә озак еллар инженер булып эшләгән, югары җитәкче постлар биләгән Нәгыйм Галим улы Мөхиббуллин - язучылар һәм артистлар, сугышчан дуслар-фронтовиклар, авылдашлар турында күп санлы зарисовкалар һәм очерклар авторы. Район тормышындагы һәр мөһим вакыйга республика һәм "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасында Нәгыйм Галим улы исеме белән бастырылган язмаларда чагылдырылган. Чирмешәндә туып-үскән Борис Семенович Бронштейнны республикада күпләр күреп тә, бик үткен фельетоннары, проблемалы язмалары буенча яхшы беләләр. Ул озак еллар "Чаян" ("Скорпион") журналында фельетончы, баш редактор урынбасары булып эшләде, аннан үзәк басмаларга күчте. "Чаян" журналында якташыбыз, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Минвәгыйз Фәлах улы Зәйнетдиновта озак еллар хезмәт куйды. Район газетасының элеккеге хезмәткәре Әхтәм Сарыйм улы Фәтхетдинов - танылган шагыйрь, берничә китап авторы, Әлмәттә яши. Кара Чишмә авылында туган Илдар Әгъләметдин улы Кыямов КДУның журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлаган танылган актер, журналист, берничә китап авторы, байтак еллар "Яңа гасыр" каналында эшли. Аның беренче язмалары Чирмешән район газетасында дөнья күргән иде. "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасында "тормыш мәктәбен" узган Габделхак Шәмсетдинов - "Мәгърифәт", Рәшит Минһаҗев, Миләүшә Исмәгыйлева "Ватаным Татарстан" газетасында, Фаил һәм Фәнис Мөхәммәтовлар "Татарстан" һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә эшләделәр һәм эшлиләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газета

2
X