Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Алар бар да - укытучы

Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Укытучы бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан булып саклана.

Бәркәтә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш  Гыйнванова  нәкъ  шундыйлардан. Ул хезмәт  юлын туган авылы мәктәбендә  башлый. Шуннан бирле утыз елдан артык вакыт узып та киткән.    

Ландыш Минсәгыйть кызы йомшак күнелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Хезмәттәшләребез шул сыйфатлары белән балалар күңелен яулый, укучыларында  рус  әдәбиятына  мәхәббәт  тәрбияли. Аның  янына кайчан гына киңәш сорап килмә, ул һәрчак  ярдәм  кулы сузарга әзер. Хезмәттәшем чын мәгънәсендә үз һөнәренең остасы. Ландыш  Минсәгыйть кызы уздырган дәрес һәм дәрестән тыш  чаралар кызыклы да, файдалы да. Аның  укучылары  һәр  елны   бердәм  дәүләт  имтиханнарын  бик  югары  балларга тапшыралар.

Күпме сулар аккан,  купме  еллар  узган, әле кичә генә үзе мәктәпне тәмамлаган Ландыш Минсәгыйть кызының укучылары   мәктәпне тәмамлап илебезнең  торле  почмакларына  таралганнар. Ул  укучыларында да  укытучы  һөнәренә  мәхәббәт  тәрбияли  алган, араларында педагоглар да байтак.   Ландыш  Гыйнванова укучыларының уңышларына карап сөенә дә, кайгыларын үз йөрәгенә алып көенә дә белә. 

 Гыйнвановлар - чын педагоглар гаиләсе, Ландыш ханымның ире  Габдрәшит Габдрахман  улы -  мәктәп  директоры. Алар балаларында да укытучы  һөнәренә  мәхәббәт  тәрбияли  алганнар: олы  кызлары Энҗе Яр Чаллы шәһәрендә - балалар бакчасында  тәрбияче, ә  кечеләре Динә хезмәт юлын әле быел гына башлады, Чирмешән лицеенда химия,  биология  фәннәреннән белем бирә, шул ук вакытта Бәркәтә мәктәбендә дә дәресләр алып бара.

  Олы  хөрмәткә  лаек хезмәттәшем Ландыш  Минсәгыйть кызын һәм барлык хезмәттәшләремне чын  күңелдән  инде узган Укытучылар  көне белән   котлыйм, нык  сәламәтлек, бәхет, мактаулы һәм авыр хезмәтләрендә сабырлык  һәм зур  уңышлар телим.

Розалия Сафина,

Бәркәтә мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев