Районда яшәүчеләргә социаль контракт нигезендә социаль ярдәм күрсәтүгә республика бюджетыннан былтыр 8 миллион 394 мең 520 сум акча бирелгән.
Барлыгы 64 кеше шушы матди ярдәмгә ия. Шуларның 39сы - эшкә урнаштыруга, 15 гражданин шәхси эшен башларга, дүрт райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга социаль контракт төзегән. Тагын аны аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган алты гаилә дә алган.
Нет комментариев