Йөгерә - атлый әткәй кайтып килә төсле
Кем ул әти? Әти - җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Әти - тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.
Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың. Җыелган рәхмәт сүзләрен әйтим генә дигәндә, гомер инде үтеп киткән була, ә аңа карата җылы хисләр истәлекләргә генә әйләнеп кала....