Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Район газетасы хәбәрчесе язмаларны кат-кат укый

Мин район хәбәрләре белән иң элек “Безнең Чирмешән” газетасының сайты аша танышам, фоторепортажлар карыйм. Тик моны “тере” газетага алмаштырмыйм. Аны кулга тотып уку үзенә бер ләззәт бирә.

Почта килүгә ирем белән аны чиратлап укыйбыз, кайбер язмалар хакында фикер алышабыз, андыйларын кат-кат укып чыгабыз.

Әле менә соңгы саннарның берсендә “800 мең сумга төшкән сыер...” дигән мәкалә бөтенләй уйланырга мәҗбүр итте. Чынмы бу, шаярумы икән дигән уй да килде башка. Сыер хуҗасы сөтлебикәсез дә калган, зур суммада штраф та салынган.

Туймәт авылына трактор бүләк иткән авылдашалары турындагы мәкалә күңелгә аеруча хуш килде. Әлеге игелекле кешеләрнең берсен дә белмим, шулай да аларның туган авылларын, халкын хөрмәт итүләре соклану хисләре уятты.

Районыбызда нинди генә яхшы, булдыклы, уңган кешеләр юк икән. Журналистлар күпме осталарны дөньяга чыгара. Аеруча Кадыйр Гомәровның, башка журналистларның да шундый кешеләр турында бик матур, хисле итеп язылган мәкаләләре җанга рәхәтлек бирә. Газета язмалары аша күпме геройлар белән танышабыз. Бу яңалыклар әкренләп тарихка күчә бара.

Киләчәктә дә район газетасы белән бергә булырга теләп, мин киләсе елның беренче яртысына инде күптән заказ карточкасы тутырдым.

Сәрия Бикбова.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев