Әниемне искә алмаган көнем юк
Әниләр турында хатирәләрне барлый башласаң күңелләр тула, керфек очлары дымлана... Язарга утыргач та фикерләрне тиз һәм бәйле генә итеп ак кәгазьгә төшерү авыр икән. Юкса, аны искә алмаган, рухына дога кылмыйча калган көнем дә юк. Әнием Кадермиева (Зәйнуллина) Ира Әхмәт кызының туган авылы Иске Кадига багышланган китапны тагын бер кат...
Әниләр турында хатирәләрне барлый башласаң күңелләр тула, керфек очлары дымлана... Язарга утыргач та фикерләрне тиз һәм бәйле генә итеп ак кәгазьгә төшерү авыр икән. Юкса, аны искә алмаган, рухына дога кылмыйча калган көнем дә юк.
Әнием Кадермиева (Зәйнуллина) Ира Әхмәт кызының туган авылы Иске Кадига багышланган китапны тагын бер кат укып чыктым. Авылларының тарихын җентекләп өйрәнеп, шундый кирәкле, изге эш башкарган авторлар коллективына рәхмәтем бик зур. Мин бу китаптан әниемнең бабасы Зәйнулла мулла нәселе авылга нигез салучы Кади бабайга тоташканын белдем. Шуңа күрә, шәҗәрәнең хәзерге вакытка караган, без белә торган өлешен тулыландыру теләге туды.
Әлеге китап язылган, дөнья күргән елларда Иске Кади авыл җирлеге башлыгы булып Кади бабайның уналтынчы буын оныгы Реваль абый Зәйнуллин эшли иде. Аның әтисе Алтай абый гомере буе туган авылында бугалтер булып эшләгән кеше, бабасы Әхмәт - Зәйнулла мулланың олы улы Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган, ә сугышка хәтле укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Лениногорск районыннан килгән Таифә әби сөекле иренең туган авылы Иске Кадины үз итә, шунда төпләнеп калып, картының васыятен тотып, балаларына яхшы белем бирә, ике кызы укытучы һөнәре үзләштерә. Олысы - Зәмзәмия апа гомере буе Якты Тау авылы мәктәбен җитәкләде, таш мәктәп тә аның тырышлыгы белән салынган. Зәмзәмия апаның бер кызы Яр Чаллыда укытучы булып эшләде, хәзер инде аның кызлары Лилия белән Гүзәл әбиләренең һөнәрен дәвам итәләр.
Әхмәт бабайның төпчеге, әнием Ира башта Аксубай педагогия училищесын, соңрак Казан дәүләт университетын тәмамлап Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Шешминка авылларында 40 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Аның укучылары, инде үзләре олы яшьтә булсалар да, без, балаларын очратканда әнине сагынып искә алалар, сабырлыгына сокланып матур сүз әйтмичә калмыйлар. Әниемнең дәвамчысы буларак, мин дә 36 ел гомеремне укытучы хезмәтенә багышладым, бүгенге көндә бер улым Голландия университетында укыта, докторлык эшен тәмамлап килә.
Шулай итеп, Кади бабай, Зәйнулла мулланың нәселе яши, халыкка аң-белем бирүне, Аллаһыга шөкер, яшьләребез дәвам итә.
Әниемнең вафатына күптән түгел ике ел булды. Үтә дә сабыр, изге күңелле, горур кеше иде ул. Беркайчан да артыгын сөйләмәде, тавышын күтәреп дәшмәде, кешеләрнең гел яхшы якларын гына күрергә тырыша иде, безне дә шулай тәрбияләде. Рухы шат, тыныч булып ятсын әниемнең, бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Кызы Рәйханә Әхмәтҗанова.
Чирмешән авылы.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев