Әниемне искә алмаган көнем юк
Әниләр турында хатирәләрне барлый башласаң күңелләр тула, керфек очлары дымлана... Язарга утыргач та фикерләрне тиз һәм бәйле генә итеп ак кәгазьгә төшерү авыр икән. Юкса, аны искә алмаган, рухына дога кылмыйча калган көнем дә юк.
Әнием Кадермиева (Зәйнуллина) Ира Әхмәт кызының туган авылы Иске Кадига багышланган китапны тагын бер кат...