21 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әле ярый син бар, әни...
Минем сезгә иң якын кешем - әнием турында язасым килә. Язмыш аны төрлечә сынаган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әтиемнең дүрт баласына әни булып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы гомер буе безнең белән яшәде. Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур...
-
Чирмешән районында һава торышы
Синоптиклар да ялгыша бугай - ай ахырына баштарак фаразланган салкыннар урынына алар алдагы 10 көнгә көндез уртача 2 градус җылы - 4 градус салкын, төнлә 0-8 градус салкын, явым-төшемнәр көтегез, диләр. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз: Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры үтте
Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары -икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында. Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды...
-
Әниемне искә алмаган көнем юк
Әниләр турында хатирәләрне барлый башласаң күңелләр тула, керфек очлары дымлана... Язарга утыргач та фикерләрне тиз һәм бәйле генә итеп ак кәгазьгә төшерү авыр икән. Юкса, аны искә алмаган, рухына дога кылмыйча калган көнем дә юк. Әнием Кадермиева (Зәйнуллина) Ира Әхмәт кызының туган авылы Иске Кадига багышланган китапны тагын бер кат...
-
Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора
Районда ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора, араларында балалар да бар. Район үзәк больницасында ВИЧ - инфекциялеләр даими контрольдә тора, андыйлар флюорографик һәм лаборатор тикшеренүләр уза. Гадәттә, ВИЧлылар - эшсезләр, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр. Вакытында дәваланмаса, ВИЧ - инфекцияле авыруны СПИД кебек тагын да яманрак чир һәм үлем сагалап...