Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызыл Чишмә фронтовиклары безгә рәнҗемәс

9 май иртәсе. Өстән вак кына яңгыр явып тора. Әйтерсең лә безнең күзләрдән аккан күз яшьләре. Кызыл Чишмәдә бу көнне Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган яңа һәйкәл-стела ачтылар. Авылда сугышка кадәр 100 гә якын йорт бар иде. Инде, ни кызганыч, хәзер монда бар булганы бер дистәләп кенә. Алай да,...

9 май иртәсе. Өстән вак кына яңгыр явып тора. Әйтерсең лә безнең күзләрдән аккан күз яшьләре. Кызыл Чишмәдә бу көнне Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган яңа һәйкәл-стела ачтылар.

Авылда сугышка кадәр 100 гә якын йорт бар иде. Инде, ни кызганыч, хәзер монда бар булганы бер дистәләп кенә. Алай да, кечкенә генә шушы поселыгобыз уртасына бу көнне никадәр кеше җыелган үзе. Әллә кайлардан кайтканнар. Барлыйм. Күзәтәм. Сугышка хәтле туганнар юк диярлек. Бары өчәү генә икәнбез. Аның да әле берсе монда килә алмаган. Шәһәрләрдә яшәүче чордашларым да берничәү генә. Алар бу тантанага кайтырлык түгел инде. Балалары тәрбиясендә генә яшиләр. Мәйдандагы халыкның күбесе сугыштан соң туганнар.
Һәйкәлне ачу тантанасын оештыручылар - Рәхимҗан абзый Фәсхетдиновның кызы, кияве икән. Әлеге истәлек ташын ясауда Кызыл Чишмәдә туып-үскән балалар: Илгиз Мөхәммәтов, Фәрит Гатин, Әкъдәс Гыйниятов, Әсхәт Ганиев һәм башка авылдашларым булышкан. Һәрбарчасына Аллаһының рәхмәте яусын. Һәйкәлнең бер ягында сугышка китеп кайтмый калучылыр исемлеген язганнар. Икенче ягында исән-сау кайтып үлгән мәрхүмнәрнең исем-фамилияләре - тантанада катнашучыларның әтиләре, бабалары. Бу ветераннарның хәзер берсе дә юк инде. Бары һәйкәлгә уеп язылган исемнәре генә бар. Бакыйлыкка күчкән шушы авылдашлар рухына багышлап тантанада Коръән укылды.
Сугыш башланганда миңа 7 яшь тә юк иде. Мин дә бит шушы Кызыл Чишмәнең бер баласы. Тантанага кайтучыларга, кайта алмаган авылдашларыма исәнлек, бәхетле тормыш телим. Тыныч тормышта яшәргә язсын.
Рафика Вәлиева (Гайнетдинова).
Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы.
Чирмешән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл Чишмә