Безгә язалар

Концерт та карадык, чәй дә эчтек

Мордва Афонькәсе мәдәният йорты капиталь ремонттан соң нык үзгәрде, яктырып, матураеп китте. Хәзер монда гел киләсе килеп тора. Дмитрий көне бәйрәме уңаеннан авыл мәдәният йортына Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылыннан "Пизелнэ" ("Рябинушка") фольклор ансамбле чакырылган иде. Алар рус, эрзя телләрендә җырлар башкардылар, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Ә концерттан соң чәй мәҗлесе...

Мордва Афонькәсе мәдәният йорты капиталь ремонттан соң нык үзгәрде, яктырып, матураеп китте. Хәзер монда гел киләсе килеп тора.


Дмитрий көне бәйрәме уңаеннан авыл мәдәният йортына Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылыннан "Пизелнэ" ("Рябинушка") фольклор ансамбле чакырылган иде. Алар рус, эрзя телләрендә җырлар башкардылар, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Ә концерттан соң чәй мәҗлесе оештырылды.

Бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, мәдәният йортын төзекләндерүчеләргә, район җитәкчелегенә, шулай ук әлеге концертны оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


концерт мәдәният тормышы

Нет комментариев