Әккәрәй әбиләре татарча җырлый
Безгә язалар

Әккәрәй әбиләре татарча җырлый

Әлеге авыл мәктәбе укучылары да “Мин татарча сөйләшәм! Ә син?” акциясенә кушылдылар.

Акция барышында укучылар да, укытучылар да бары татарча гына сөйләштеләр, эмблемалар һәм “Мин татарча сөйләшәм!” буклетлары әзерләделәр, авылның җәмәгать урыннарында интервью алдылар.

Укучылар авылның “Аленушка” балалар бакчасында да булдылар. Сабыйлар да бу көннәрдә татар телендә шигырьләр сөйләде. Ә авыл китапханәсендә укучыларны китапханәче һәм авылның өлкән яшьтәге кешеләре каршы алды. Әби-бабайлар татарча аеруча яхшы белә, алар хәтта татар телендә җырлап та күрсәттеләр.

Светлана Еферова,

Әккәрәй мәктәбе укытучысы.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Әккәрәй мин татарча сөйләшәм

Нет комментариев