Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле район газетасын эшендә укый

Тамара Тимохинаның газетаны өенә яздырмавының төп сәбәбе – матбугат басмалары вакытында килеп җитмәү, бер-ике атнадан соң анда язылган хәбәрләрнең актуальлеге калмый.

- Мин район газетасын даими укып барам. Элек аны өйгә яздырсам, соңгы вакытларда эштә генә укый башладым, - ди Тамара Витальевна. 

Дөрес, хат ташучыларның эшләре җиңел түгел, бәлки башка сәбәпләр дә бардыр, тик матбугат басмаларына язылгач, аны вакытында укыйсы да килә.

- Мин соңгы вакытларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ул чорда тылда тырыш хезмәт куйган якташларыбыз турында яратып укый башладым, - ди әңгәмәдәшем. -  Мондый язмалар тормышның кадерен белергә бер этәргеч була. Быел үзебез дә яу кырында ятып калган бабайның каберенә барып кайттык. Район газетасы сайты белән танышып барам, анда “табадан төшкән” хәбәрләрне укырга яратам, төрле чаралардан  фотолар да карыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев