Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Изге Троица көйләре

Ак каенның яшел ботаклары һәм хуш исле үлән белән бизәлгән чиркәүләрнең чаң тавышлары астында, тансык яңгыр һәм халыкның күмәк күңел ачулары белән Изге Троица да үтеп китте. Православие динендәгеләрнең бу олы бәйрәмен 23 июньдә Чирмешәндә һәм районның башка авылларында да билгеләп үттеләр. Иртән храмнарда гыйбадәтләр, ә көннең икенче яртысында күңел...

Ак каенның яшел ботаклары һәм хуш исле үлән белән бизәлгән чиркәүләрнең чаң тавышлары астында, тансык яңгыр һәм халыкның күмәк күңел ачулары белән Изге Троица да үтеп китте.


Православие динендәгеләрнең бу олы бәйрәмен 23 июньдә Чирмешәндә һәм районның башка авылларында да билгеләп үттеләр. Иртән храмнарда гыйбадәтләр, ә көннең икенче яртысында күңел ачу чаралары булды.

Троица халык күңелендә язны озатуны һәм җәйнең килеп җитүен гәүдәләндерә. Борын заманнардан ук бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрнең тәрәзәләрен, диварларын каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәннәргә яңа чабылган яшел үлән җәйгәннәр.

Бу матур борынгы традицияне Чирмешәннең Амур ягында яшәүчеләр бүгенгә кадәр саклап килә. Изге Троица көнендә кичке якта Чирмешәннең төрле очыннан Октябрь урамына байтак халык җыелды. Бер өй янында бәйрәм өстәле әзерләнде, ә бизәлгән каен тирәсендә әйлән-бәйлән оештырылды. Монда халык җырларын төп башкаручылар Елизавета Игнатьева, Любовь Исаева, Елена Миронова, Антонина Рыжкова, Валентина Евстафьева, Зоя Ларионова, Надежда Игнатьева, Наталья Мироновалар халыкны бәйрәм табыны янына чакырдылар, аннан кулга-кул тотынып, урам буйлап, җырлый-җырлый авыл очына таба киттеләр. Ә йорт хуҗабикәләре капкаларын киң ачып, җырчыларга төрле тәм-томнар, пироглар, мордва куасын тәкъдим иттеләр.

Үзешчән артистларга ир-атлар да кушылды, шунда ук бала-чага да бөтерелде. Борынгы җыр-биюләр заманчалары белән аралашып барды, музыка, шатлыклы авазлар тирә-якка ишетелеп торды.

Менә Изге Троица бәйрәме ахырына якынлашты. Инде бизәлгән каенны да, традиция буенча, суга агызырга вакыт җитте. Бу мизгелдә һәркем эченнән үзенең иң зур теләген әйтте. Табигать уянып җитте, төкле аягың белән, җәй!

Валентина Меркулова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәйрәм Изге Троица

2
X