Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Фәнис Нуретдиновның исеме җисеменә туры килә

Байтак еллар элек төрле газеталарда, журналларда Фәнис Нуретдинов дигән кешенең мәзәкләрен еш укый идем. Үзем дә әзрәк шигырьләр, мәкаләләр язгалаганга күрә, иҗат кешеләре белән һәрчак танышырга тырыштым. Ниһаять, Фәнис белән күрешү насыйп булды. "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясенә чираттагы мәкаләмне китерә килсәм, өстәл артында мәһабәт гәүдәле, көләч йөзле бер егет утыра....

Байтак еллар элек төрле газеталарда, журналларда Фәнис Нуретдинов дигән кешенең мәзәкләрен еш укый идем. Үзем дә әзрәк шигырьләр, мәкаләләр язгалаганга күрә, иҗат кешеләре белән һәрчак танышырга тырыштым. Ниһаять, Фәнис белән күрешү насыйп булды. "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясенә чираттагы мәкаләмне китерә килсәм, өстәл артында мәһабәт гәүдәле, көләч йөзле бер егет утыра. "Сәлам, Зәбир!" - дип, көрәк хәтле куллары белән кулымны кысты бу - Фәнис.

Шушы танышудан соң, Фәнис белән бик күп очрашуларда, әдәби чараларда катнаштык. Бераздан аның Чирмешән районының Иске Кади авылыннан икәнлеген белдем. Икебез дә Минзәлә шәһәрендә укыганбыз икән. Ул - авыл хуҗалыгы техникумында, ә мин - педучилищеда. Җитмәсә, яшьтиләр дә икәнбез. Аның белән якыннан аралаша башлагач, шактый гына башка яклары да ачылды Фәниснең. Бу мишәр егетенә Ходай гел яхшы сыйфатларны гына тутырган булып чыкты. Һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы игътибарга лаек. Кичә-концертлардан, очрашулардан соң Фәнис өлкән яшьтәге кешеләрне көтеп тора һәм, үз машинасына утыртып, өйләренә кайтарып куя. Транспорты булмаган язучыларны төрле шәһәр, районнарга очрашуларга алып бара. Шәһәребезне данга күмгән спортчы да әле ул. Кул көрәше (армрестлинг) буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы Фәнис йөзләгән медаль иясе дә бит. Алтыны да, көмеше дә, бронзасы да бар ул медальләр арасында. Җиде тапкыр Татарстан чемпионы икәнлеген дә әйтми ярамас. Гер күтәрү спортында да уңышлары җитәрлек Фәнис Бари улының.

Мин аның язмышын танылган язучыбыз Фәнис Яруллинныкына да охшатам. Нәкъ Фәнис Яруллин кебек армиядә имгәнә ул. Бик күп операцияләр ясата, әмма инвалид булып кала. Тик күңелен төшерми. Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен каралган спорт төрләре буенча шөгыльләнә башлый. Максатчан хезмәт үзенең җимешләрен бирә: Фәнис дөньякүләм таныла. Польша, Литва, Болгария, Казахстан, Төркия кебек илләрдә үзенең иң көчле спортчы булуын раслый. Бүген дә төрле ярышларда, сабантуйларда үзенең көчен сынап карый ветеран. Хөкемдарлык та итә.

Укучыларны аның тагын бер уңай ягына игътибар иттерәсем килә. Туры сүзле ул. Үзәк китапханәдә узган җыелышларның берсендә, төрле әдәби чараларны белми дә калабыз дип зарланучыларга ул: "Әнә "Шәһри Чаллы" газетасына язылыгыз һәм укып барыгыз. Барысын да белерсез!" - дип, үзенең саллы сүзен әйтеп куйды. "Шәһри Чаллы" газетасына бер тапкыр да язылмый калганым юк," - ди Фәнис. Димәк, татар матбугаты язмышы өчен дә кайгырта ул. Үзенең шаян язмалары белән кешеләрнең күңелләрен күтәрә, яшәүгә дәрт өсти Фәнис. "Көлегез, дуслар!", "Шаян хәлләр", "Елмаеп алыйк әле", "Галимҗан абый хатирәләре", "Уены-чыны бергә" кебек юмор-сатирага бай китаплар авторы да әле ул. Туган авылы тарихын язуда да катнашкан. Яр Чаллы шәһәрендә Чирмешән якташлар җәмгыятен дә озак еллар җитәкли бу уңган мишәр егете. Фәнис - "маяк" дигәнне аңлата. Менә шундый якты маяк булып, Прометей шикелле алга өнди ул туган халкын. 19 февральдә Фәнис Бари улы гомер бәйрәмен уздыра. Бәйрәмнәр үтүгә, 66 яшьлек ветеран март аенда Мәскәүдә узачак Россия чемпионатына әзерләнә башлаячак. Уңышлар сиңа, Фәнис туган!

Зәбир Хәлимов.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined килә туры җисеменә Исеме