Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гел ким булып яшәдек

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрәбез, дибез. Әйе, кирәкле, зур бәйрәм. Һәлак булган әтиләрне, бабайларны искә алырга кирәк. Тик минем өчен 9 май ул - күз яше генә. Сугыш турындагы киноларны да карый алмыйм. Аларны карасам, окопта, кан эчендә ятучы әтием күз алдына килә. Ул 45 яшендә, 6 баласын ятим калдырып,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрәбез, дибез. Әйе, кирәкле, зур бәйрәм. Һәлак булган әтиләрне, бабайларны искә алырга кирәк. Тик минем өчен 9 май ул - күз яше генә.

Сугыш турындагы киноларны да карый алмыйм. Аларны карасам, окопта, кан эчендә ятучы әтием күз алдына килә. Ул 45 яшендә, 6 баласын ятим калдырып, яу кырында башын салган. Без, әти дип әйтергә тилмереп, әрнеп яшәдек. Ярый әле, әниебез көчле булган, шундый авыр заманда алты баланы аякка бастыра алган.
Шулай булды, әтиләре сугыштан кайтканнарның балалары яхшы тормышта яшәделәр. Аларны хөкүмәт бүләкләр, хәтта кайберләрен квартиралар биреп зурлады. Булсын, аларга да булсын. Тик менә безне, сугыш чоры балаларын искә дә алмадылар, без гел ким булдык. Хөкүмәткә үпкәм зур минем, әллә безнең үлеп беткәнне көтәләрме? Алты баладан икебез генә исән бит инде: миңа 78 яшь тула, энемә - 75. Нишләп әтиләре сугышта үлгәннәрнең балаларына бернинди льгота юк, ни газга, ни утка? Кыскасы, безнең ишеләргә хөкүмәттән ярдәм кирәк.
Асия Сафина.
Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X