Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЧУМАЧКА - ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ

«Чирмешән буйлары ямьле - Ял итәргә килегез. Эштә уңган егетләрне Безгә килеп күрегез...» Хәтерли торгансыздыр, бу җыр элек радиодан бик еш яңгырый иде. Миңа калса, җыр нәкъ менә минем туган авылым Чумач турында. Исеме каян килеп чыккан дисезме? Аның аңлатмасы бик гади: безнең тирәләр Чумаков атлы рус алпавыты карамагында булган....

«Чирмешән буйлары ямьле -
Ял итәргә килегез.

Эштә уңган егетләрне
Безгә килеп күрегез...»
Хәтерли торгансыздыр, бу җыр элек радиодан бик еш яңгырый иде. Миңа калса, җыр нәкъ менә минем туган авылым Чумач турында. Исеме каян килеп чыккан дисезме? Аның аңлатмасы бик гади: безнең тирәләр Чумаков атлы рус алпавыты карамагында булган.
Чирмешән төбәгендәге иң матур авыл ул безнең Чумач. Наратлы, юкәле, каенлы, миләшле, шомыртлы әрәмәлек уртасында әкият дөньясындагы сыман утыра ул. Шул агачларга, әрәмәлекне сырып алган кошларга көч-кодрәт биреп, Низам абыйлар йорты тирәсендә тибеп чыккан чишмә ага.
Без үскәндә әрәмәлек куе иде. Су буендагы, әле дә киң ябалдашлары белән тирә-юньгә ямь биреп утыручы таллар, зирекләр арасына яшеренеп, язын каргалар кычкырып-кычкырып үзләренчә сөйләшәләр, җәен күке серле тавышын яңгырата. Яфракларның җилдә лепердәшүе белән чишмә челтерәве кушылган сихри авазны ишеткәнегез бармы? Серле дә, бераз гына шомлы да әлеге көйне тыңлаганда күңел нечкәрә, матур гамьнәр туа, үзеңнең дә шушы табигатьнең газиз бер баласы икәнеңне искә төшерәсең...
Безнең авыл - чишмәләр иле.
Авылыбыз уртасында Макбүлә белән Минсырур чишмәсе агып ята. Әлеге ике апа гомер буе шушы чишмәне чистартып-тазартып торды. Йортлары да чишмә тавында урнашкан иде. Минсырур исемлесе минем әбием була. Ифрат та шәфкатьле, киң күңелле кеше иде. Өенә керсәң, сыйламыйча чыгармас. «Әле генә ашап килдем», - дисәң, «Аштан олы булу килешми», - дип, табын артына утыртыр иде. Матур теләкләр тели-тели, хәер-фатихасын биреп китте ул якты дөньядан. Ә чишмә челтерәп ага да ага...
Тагын бер чишмәбезне «Николай чишмәсе» дип йөртәләр. Элекке заманда тау башында Николай исемле рус кешесе яшәгәнгә шулай атаганнар аны. Николай чишмәсендәгедәй салкын су башка бер генә җирдә дә юктыр. Чишмәдән арырак - тегермән буасы. Шул тегермәннең эшләвенә сокланып карап торганнарым исемдә. Тегермән урынында мич чыгарырга кирпеч суга торганнар иде. Бала-чага өчен гаҗәп күренеш: кыздырып торган кояш астында, тышаулаган атлар сыман, әкрен генә, авыр гына атлап, балчык изәләр. Тип-тигез булып кояшта ялтыраучы әзер кирпечләр, мичтән яңа гына чыккан ипиләр сыман, күңелне кытыкландыра...
Авылдан өч-дүрт чакрым ераклыкта җир астыннан унике фонтан булып бәреп чыккан унике чишмә бар! Шул чишмәләр аккан таулардагы җиләкнең күплеген белсәгез! Тукай әйткәндәй, «күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк!» Шул унике чишмәле тауның үзенә генә хас ниндидер могҗизалары да бар дип сөйлиләр иде. Бер риваять буенча, Хәдичә әби үзенең кыз туганы Хәлимә әби белән тауга барып ясин укыган булган. Арып, ятып йоклагач, төш күргән. Уянып китсә, каршында башына ак чалма ураган бабай тора икән. Хәлимә әби аңа төшен сөйләп бирә. Чалмалы бабай төшне әбинең авыру кызы терелүгә юрый. Юраганы юш килә! Хәлимә әбинең кызы Әкълимә апа терелә. Ул бүгенге көндә Минзәләдә яши.
Авылыма мәхәббәт зәңгәр, ак буяуларга буялган, тирә-ягы яшеллеккә, гөлчәчәкләргә күмелгән туган йортымнан ук башлангандыр, мөгаен. Кырык өч ел бергә, башкаларга үрнәк булырдай гаилә тормышы белән яшәгән әти-әнинең дә өлеше зурдыр монда. Авылдашлар шатлык-кайгыларын уртаклашырга да, кирәк булса, ярдәм сорап та безгә киләләр иде. Әнинең һәрбер сүзе әһәмиятле һәм җитди. Уңганлыгына да исең-акылың китәрлек иде. Хәтеремдә, авылдашларга армиягә хатлар языша, посылкаларны матурлап тегә, хуҗалык эшләрендә булыша, соңгы юлга озатканда, җеназа гамәлләрен башкарырга да ярдәм итеп йөри иде. Әти гаделлекне яклаучы, көләч йөзе белән төшенке күңелләрне күтәреп җибәрүче кеше иде.
Туган якка, кешеләргә карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт уятуда, әлбәттә, мәктәпнең, укытучыла-рыбызның йогынтысы да бик зур булды. Безнең авылда алтмышлап кына хуҗалык. Мәктәп тә дүртьеллык кына. Башлангыч сыйныфларда безне Дөрия апа укытты. Беренче тапкыр көзге урманга сәяхәткә баргач, үзебезне алтынга манылган әкият дөньясына килеп кергән кебек хис иткән идек. Дөрия апа урман турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли, өйгә кайтасы да килми, кыштыр-кыштыр килеп аяк астында шуышкан керпеләр, ботактан ботакка сикергән тиеннәр дөньясында каласы килә.
Бишенче сыйныфка авылдан ун чакрым ераклыктагы Шешминская крепость дигән рус авылына бардык. Иртәнге биштә торып, һәр көн урман, таулар, кырлар аша җәяү барып кайта идек. Язгы ташудан соң, Амур күпере аша дүрт чакрымнан артык әйләнгеч юлдан барырга теләмичә, бозлы суны билдән ерып, турыга чыга идек... Тау битендәге йомраннарны күзәтеп, урман эчендә пошилар, куяннар очратып укып йөргән чаклар... Их, еракта, бик еракта калдылар шул!
Авылыбыз хәзер бик үзгәрде. Җәй көне җемелдәп асфальт ялтырап ята. Газ кертелгән, яңа клуб матур булып балкып тора. Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән, алдагы көннәрдә кечкенә генә булса да мәчет ачылса иде.
Чыгып киткәнгә ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, Чумачыбызның истән чыкканы юк. Май ае җитү белән, тезелешеп кайтып төшәбез. Туган җир берләштерә, яшәргә көч-дәрман бирә. Туган җир - изге җир.
Ира Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чумачка авылы

2
X