Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле ветераннар коронавируска каршы укол кадатканнар

Коронавирус авыруы тарала башлагач, ничектер кешеләр белән аралашмыйча, очрашырга да куркып яши башладык. Бу авыру сәбәпле якты дөньядан китүче авылдашлар да булды. Дөрес, үзебез авырмадык, шулай да, башкалардан ишетеп, аның нинди мәкерле авыру икәнен беләбез.

Бер туганым Самарада больницада эшли, прививка ясату турында аның белән киңәштем. Укол ясатсагыз, авырган очракта да, чир җиңелрәк үтәргә тиеш диде ул. Шуңа, уйладык та, ирем белән прививка ясатырга булдык. Бу эшне апрельдә башкардык. Олы яшьтә булсак та, уколны җиңел кичердек, авыртулар булмады. Прививкадан соң, әле аппетитым ачылып китте.

Ирем Анатолий Николаевич астма белән чирли, кандагы шикәре югары булса да, ул да авыртулар кичермәде диярлек, берничә көн хәлсезлек кенә сизде. Әле былтыр башына операция дә ясаткан иде.

Олы яшьтәге танышларым арасында да прививка ясатучылар бар, кызым да шулай итте. Вакцина куйдыргач, ничектер күңел тыныч, моңа үзеңне ышандырырга гына кирәктер.

Лидия Волкова.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев