Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән юллары өчен оят

Быел яз юллар, бомбага тоткан сыман, бөтенләй әкәмәткә әйләнде. Хәтта кышын кар да каплап бетерә алмады ул чокыр-чакырларны. Чирмешәннән кайсы якка гына чыкма - шул хәл. Я тәгәрмәчеңне тиштерү, я машинаңны җимерү куркынычы бар. Яисә бөтенләй үк юл кырыена очуың ихтимал. Күмпе генә акрын барма - барыбер куркыныч. Район үзәге...

Быел яз юллар, бомбага тоткан сыман, бөтенләй әкәмәткә әйләнде.

Хәтта кышын кар да каплап бетерә алмады ул чокыр-чакырларны. Чирмешәннән кайсы якка гына чыкма - шул хәл. Я тәгәрмәчеңне тиштерү, я машинаңны җимерү куркынычы бар. Яисә бөтенләй үк юл кырыена очуың ихтимал. Күмпе генә акрын барма - барыбер куркыныч.
Район үзәге эчендәге юлларда да хәл шул чама. Дзержинский урамы белән Гагарин урамнары кисешкән урыннарны ("Магнит" кибете тирәләре), Амур ягына чыга торган юлны гына алыйк. Мондагы чокырлар әйтерсең көн саен зурая, тирәнәя генә. Акрын гына барсаң да, аларга тулган суны юл янәшәсеннән баручы җәяүлеләргә чәчрәтүең бар. Аннан "атым-матым" сүзләр ишетәсең. Җәяүлеләрне дә аңлап була.
Шушы чокырларны хет вак таш белән каплап чыгасы иде. Су күплектән, әле салкын да, яхшы асфальт кулланып хәзер үк "ямочный ремонт" ясап булмаганлыгын аңлыйбыз. Тик юлларны барыбер рәтлисе иде.
Михаил Борисов.
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлчылар юлларга ремонт Чирмешән юллары