Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җанга җылы очрашу

Тормыш - ул төрле мизгелләр йомгагы. Шушы йомгак зурайган саен, кеше күңеле истәлекләр белән баетыла... Миңа Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Чирмешән районының якташлар очрашуында катнашу бәхете насыйп булды. Очрашу бик күңелле булды. Безне моңлы гармун тавышы каршы алды. Шәһәрдәшебез, атаклы алып баручы Гөлзада ханымның бер караганда дәртле дә,...

Тормыш - ул төрле мизгелләр йомгагы. Шушы йомгак зурайган саен, кеше күңеле истәлекләр белән баетыла... Миңа Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Чирмешән районының якташлар очрашуында катнашу бәхете насыйп булды. Очрашу бик күңелле булды. Безне моңлы гармун тавышы каршы алды.

Шәһәрдәшебез, атаклы алып баручы Гөлзада ханымның бер караганда дәртле дә, бер караганда дулкынландыргыч та тавышы йөрәккә үтеп керде. Һәрбер әйткән сүзе якташларыбызны берләштерде, уйландырды, моңландырды, сөйләштерде, серләштерде, илһам өстәде, күңелебезне бизәде. Ул искиткеч сабырлыгы, ягымлы күзләре белән үзенә каратты. Яңгыраган догалар үзеңне кешеләргә, раббыбызга якынайтты.
Чирмешәннән килгән якташлар, бигрәк тә, Рәмзия Долгополованың җанланып һәм дулкынланып сөйләве безнең күңелебезне уятты, туган якны тагын бер искә алып, районыбыз өчен горурлык уятты. Түбәнкамалылар чыгышы, әлбәттә, Җәмил Шәйхетдиновның җырлавы йөрәккә май булып ятты. Туганым Мирсәетов Нурьяс белән дә Түбән Кама делегациясе күрештерде. Шул мизгелдә туган җирем,туган авылым бөтен барлыгы белән күзалдыма килеп басты:
Матур урман уртасында
Табигать почмагында
Урнашкан Чумачкабыз
Чишмәләр кочагында.
Чишмәләре күп аның-
Исемнәре ни тора:
"Николай" һәм "Мәкъбүлә",
"12 чишмә", "Мәфтүхә",
Авыл уртасында - "Миңсорур"
Агып тора бик горур.
Бу чишмәләр күп күргән,
Тарихларга да кергән,
Күпне белеп, серне саклап,
Ярларны кавыштырган.
Эх, тәмле дә сулары,
Җиләкле дә таулары,
Чәчәкле болыннары,
Серле дә халыклары-
Чумачка авылының.
Аргы очта "Муса"чишмәсе
Аның серен кемгә чишәсе?
Беренче Фатыймагамы,
Зәйнәпкәме, Рәискәме?
Юк, дәшми кечкенә чишмә,
Уйландыра, моңландыра...
Кил дә басып тор шунда!
Үкенмәссең һич кенә!
Шул ямьле җирдә ачылды
"Аккошлар сакчылыгы",
Кошлар,җәнлекләр, кешеләр-
Табигать мтурлыгы!
Нефть тә бар, газы дөрләп яна
Асфальты җәелеп ята,
Яңа мәчет халыкны
Азан белән уята.
Клубы да гөрли
Кибетчеләр сер бирми,
Тактаны да яралар.
Балаларга сабак укыталар.
Рәхмәт тырышучыларга,
Барлык авылдашларга!
Казаннан килгән Риф абый Борһановны күргәч, абыйның дусты булгангамы, абыйны күргән сыман шатландым. Ә инде Зөһрә Шәрифуллина белән Азат Хәлимов, күптән түгел явыз чир тырнагыннан котыла алмыйча вакытсыз вафат булган Фәрит абыем Дәүләтшинны искә алгач, күңелләр бөтенләй нечкәрде. Алар белән дә күрешүебез бик җылы булды. Тәнәфестә бергә эшләгән Кәминкәлелеәр белән биеп тә алгач, бик тә рәхәт булды күңелгә.
Оештыручыларга, иганәчеләргә кайнар рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да исәнлектә, шатлыкта тагын да очрашырга язсын.
Ира Дәүләтшина -Исмәгыйлева.
Яр Чаллы - Чумачка.
Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яр Чаллы шәһәрендә якташлар очрашуы Чирмешән

2
X