Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әккәрәй мәктәбе 50 еллык юбилеен үткәрде

Әлеге йортның яңа бинасы ачылган көн һич онытылмый.

Дөньяда мәктәп елларын, тәүге кыңгырау тавышын һәм беренче укытучысын хәтерләмәгән кеше юктыр. Быел мине Әккәрәй мәктәбендәге юбилей линейкасына дәштеләр. Чара бик матур һәм кызыклы үтте. Төрле чыгарылышлардан дистәләп кунак кайткан. Мәктәп яңа бинасы ачылуның 50 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итте.

Ул елларда бина Фрунзе исемендәге колхоз көче белән салынды. Барлык авыл халкы да төзелешкә үз өлешен кертте: нигезе өчен кул белән траншея казыдылар, материаллар ташыдылар, Александр Наумовның ташчылар бригадасы кирпечтән бинаның стенасын күтәрде. Колхоз рәисе Николай Никифорович Трофимов төзелеш барышын даими контрольдә тотты һәм вакытында кирәкле чаралар күрде. Аның һәм авыл халкы тырышлыгы белән, объект тиз арада файдалануга да тапшырылды.

Районнан килгән белгечләр яңа бинаны яхшы бәяләп, уку елын башларга рөхсәт бирделәр. Бу 1972 ел Мәктәп бусагасын әүвәл, сыйныф җитәкчеләре Людмила Краснова белән, беренче сыйныф укучылары атлап керде. Һәм менә, 50 елдан соң, 1972 елдагы беренче сыйныф укучылары туган мәктәпләрендә. Алар арасында уңган механизаторлар, укытучылар, сәүдә хезмәткәрләре, КамАЗ автогиганты, “Нижнекамскнефтехим” эшчеләре бар. Кунаклар укытучыларны рәхмәт хисләре белән искә алдылар, мәктәптә үткән бәхетле чаклары турында сөйләделәр.  Аларны беренче сыйныф укучылары кызыксынып тыңладылар.

Беренче сыйныф укучыларының бәхетле йөзләрен күргәч, үземнең мәктәп еллары искә төште. Безне сугыш чоры балалары, диләр. Балачак сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда үтте. Мин 1948 елның 1 сентябрендә укырга кердем. Беренче сыйныфта 42 бала идек, беренче укытучыбыз Василий Борисович Макаров. Кабинетлар утын ягып җылытыла, керосин лампасы белән яктыртыла. Мәктәп кирәк-яракларын: букварь һәм бер-ике дәфтәрне киндер сумкада йөртәбез. Кара белән яза идек.

Күлмәкләр һәм ыштаннар – өйдә суктырылган киндердән, аякта – чабата, ә пиджак әти шинеленнән тегелгән. Минем бик укыйсым килә, мәктәпкә кергәнче, букварьны укып чыктым һәм 100гә кадәр саный белә идем. Апа белән абыйдан качып, мәктәпкә бара идем дә, класслардагы бәхетле балаларны тәрәзәдән күзәтә идем. Яңа ел бәйрәмендә Александр Пушкинның “У лукоморья дуб зеленый” шигырен сөйләп, бүләккә төсле карандашлар алганым әле дә хәтеремдә. Киләчәктә, уку елларында андый бүләкләрне күп алырга туры килсә дә, теге алты карандаш гомер буена истә калды.

1945-50 елларда мәктәп бинасын яңарттылар һәм җидееллык мәктәп ачтылар. Директоры Иван Тихонович Ануфриев булды. Мәктәп тирәсен тотып алдылар һәм җимеш бирә торган агачлар утырттылар. Һәр класска аларны карап торуны беркеттеләр һәм без җәй көне үсентеләргә су сибә идек. Өченче сыйныфта Ольга Егоровна Гордеева укытты. Ул безнең өчен якты йолдыз сыман иде: яшь, энергияле, педучилищены бетереп кайткан белгеч. Дәрестә без аңардан күзебезне алмыйбыз, аның әйткән һәр сүзен эләктереп калырга тырыша идек.

Елена Васильевна Константинова – математика укытучысы. Ул бик таләпчән һәм гадел кеше. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Иван Митрофанович Михляев бик аралашучан, безне аңлаучы, низаглы хәлләрне тиз хәл итүче сыйныф җитәкчебез иде. Шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы Александра Кирилловна Кириллованы, физика укытучысы Федор Алексеевич Абрамовны, химия һәм биология укытучысы Юлия Васильевна Ануфриеваны җылы хисләр белән искә алам. Ул елларда педагоглар авыл интеллегенциясенең үзәге иде. Дәресләрдән соң, алар терлекчеләр һәм механизаторлар белән очрашуларга ашыктылар. Әңгәмәләр үткәрделәр, үзебезнең һәм чит илләрдәге яңалыклар белән таныштырдылар. Ул вакытта авыл өйләрендә радио да, телевизор да юк. Укытучылар күчмә китапханәләр оештырдылар, авыл яшьләре белән эшләделәр, клубта спектакльләр куйдылар.

Укытучы авылда төп кеше иде. Безнең хөкүмәт 2023 елны – Педагог һәм остаз елы итеп игълан итте. Игенче хезмәте күпме икмәк алу, терлекченеке сауган сөт күләме буенча бәяләнә, ә укытучы хезмәте? Чал чәчләр, балаларның киләчәге өчен борчылулар белән. Ничек кенә булса да, сезнең һөнәр – иң кирәкле, мөһим эш.

Хезмәт ветераны Михаил Наратов.

Әккәрәй авылы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев