Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ульяновкалылар газета-журналларны күп укый

Район почта элемтәсе участогы аша 2016 ел өчен 2000 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырылган да (план - 12400). -2016 елның беренче яртысына матбугатка язылу башлану белән ТР Хәрби комиссариа­тының район бүлеге хезмәткәрләре беренчеләрдән булып заказ бирделәр, - ди участок начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Мәктәп­ләр һәм балалар бакчалары коллективлары да активлык...

Район почта элемтәсе участогы аша 2016 ел өчен 2000 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырылган да (план - 12400).
-2016 елның беренче яртысына матбугатка язылу башлану белән ТР Хәрби комиссариа­тының район бүлеге хезмәткәрләре беренчеләрдән булып заказ бирделәр, - ди участок начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Мәктәп­ләр һәм балалар бакчалары коллективлары да активлык күрсәтә, газета-журналлар­га күп язылалар.
Ивашкино элемтә бүлекчәсе һәрвакыттагыча актив эшли, алар инде планнарын 39 процентка үтәгәннәр. Түбән Кармалка белән Ульяновкада да тиешленең 33 проценты кадәр эш башкарылган. Кармышлылар да алардан калышмый (25 процент).
Ульяновка элемтә бүлекчәсе биш авылга (Ульяновка, Нагорный, Сосновка, Саминовка, Девичья Поляна) хезмәт күрсәтә. Бүлекчәгә 400 данә газета-журналга яздыру планы йөкләнгән. Бүген инде 130 данә матбугат басмасына заказ алганнар да, шуның 55се - район газетасына.
-Гадәттә, барлык заказларның яртысыннан артыгы район газетасына була. "Комсомольская правда", "Аргументы и факты", "Мир новостей" кебек бас­маларны алдыручылар да күп, - ди Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Елистратова. - Биш авылга дүртәү хезмәт күрсәтәбез. Барлык хат ташучылар да эшләрен җиренә җиткереп башкара. Әйтик, Надежда Тимирясова инде 15 ел Сосновка авылы халкына почта ташый, хәбәрләрне, яңалыкларны "кайнар" килеш илтеп җиткерә. 48 йортлы авыл халкы бу ярты -
еллыкта 40 исемдәге 130 данә газета-журнал алдыра. Тәҗрибәле хат ташучы һәр йортта булып, киләсе елның беренче яртысы өчен дә байтак заказ карточкасы тутырырга өлгерде.
-Надежда ире Андриян белән 5 бала тәрбия­ләп үстерәләр. Ул зур гаиләсен карарга да, эшенә дә өлгерә, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, халык белән аңлашып эшли, безнең тарафтан җиткерелгән бурычларны да җиренә җиткереп үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газетажурнал почта элемтәсе