Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тренерлар үрнәк күрсәтә

"Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 490нан артык укучы шөгыльләнә, алар белән 11 тренер-укытучы эшли. 31 төркемдә (Чирмешәндә һәм районның җиде авылында) укыту-күнегү дәресләре спортның алты төре - баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы, милли көрәш, футбол буенча үткәрелә. Спорт мәктәбе тренерлары яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен булдыру теләге формалаштыру, шәхесне һәръяклы тигез үстерү,...

"Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 490нан артык укучы шөгыльләнә, алар белән 11 тренер-укытучы эшли.


31 төркемдә (Чирмешәндә һәм районның җиде авылында) укыту-күнегү дәресләре спортның алты төре - баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы, милли көрәш, футбол буенча үткәрелә. Спорт мәктәбе тренерлары яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен булдыру теләге формалаштыру, шәхесне һәръяклы тигез үстерү, югары мораль-этик һәм ихтыяр сыйфатлары тәрбияләү бурычын күздә тотып эшлиләр. Бу уңайдан, булачак Олимпиадада спорт белән даими шөгыльләнү һәм шәхси казанышларны яхшыртуда кызыксыну уятучы зур стимул булып тора. Укучыларыбыз спорт мәктәбе беренчелегенә ярышларда актив катнашалар, билгеле, бәйгеләргә гомумбелем мәктәпләре командалары да чакырыла.

Тренерлар Андриян Тимирясов, Илгизәр Закиров, Татьяна Шерматова, Марат Җамалиев, Илдар Минвәлиев, Вячеслав Мельниковларның укучылары зона һәм республика ярышларында күп тапкыр призлы урыннарны яуладылар. Тренер Петр Захаров чаңгы спортындагы шәхси казанышлары белән шәкертләренә үрнәк күрсәтә, үз чиратларында, укучылар да югары күрсәткечләр яулыйлар.

Волейбол балалар һәм яшьләр арасында торган саен популярлаша бара. Тренер Марина Овсянникова спортның бу төренә йөзләгән яшүсмерне җәлеп итә алды.

Олимпиада елында безнең мәктәп спортчыларының казанышлары тагын артыр, дигән өметтә калам.

Рафаэль Шәфигуллин, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Олимпиаданы каршылап