Тренерлар үрнәк күрсәтә
"Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 490нан артык укучы шөгыльләнә, алар белән 11 тренер-укытучы эшли.
31 төркемдә (Чирмешәндә һәм районның җиде авылында) укыту-күнегү дәресләре спортның алты төре - баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы, милли көрәш, футбол буенча үткәрелә. Спорт мәктәбе тренерлары яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен булдыру теләге формалаштыру, шәхесне һәръяклы тигез үстерү,...