Үткән тәүлектә республикада COVID-19ның 54 яңа очрагы теркәлгән
Белеп торыгыз

Үткән тәүлектә республикада COVID-19ның 54 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә республикада COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган. Чирмешәндә коронавирус йоктыручылар юк, ә күршеләрдә бар.

54 яңа авыручыларның 12се госпитализацияләнгән һәм 42 кеше өйләрендә дәва ала.

Казанда 35 яңа очрак, Чаллыда - 10, Яшел Үзән, Азнакай,  Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.

9  июньгә Татарстанда барлыгы 3665 кешегә коронавирус диагнозы куелган. 2748 кеше сәламәтләнгән, 906 кеше дәвалана.

фото: pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев