Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Чегодайда көзен каз өмәләре гөрләр

Түбән Чегодайда, Рафаэль һәм Рамилә Дәүләтшиннар йортында, быел да көзен каз өмәләре көтелә. Алар һәр көнне 27 баш казны су буена төшерәләр.

-20 көнлек 30 каз бәпкәсе алган идек, өчесе генә үсеп китә алмады, - диде хуҗабикә. – Соңгы елларда гел шулай күпләп алабыз әлеге су кошларын, берничә ел 50шәрне дә үстердек. Гаиләбез зур, балаларга, туганнарга күчтәнәчкә дә китә каз түшкәләре, бәйрәм табыннары да казсыз үтми. Мамыгыннан мендәр ясыйбыз. Дөрес, 50не үстергән елны, каз түшкәләрен сатып, акчасына зур туңдыргыч алган идек. Ишле гаиләгә анысы да кирәк.

Казлар су буенда йөрсәләр дә, аларга пешереп тә ашаталар – һәр көнне өчәр казан арпаны фураж белән бутап бирәләр. Яшьрәк вакытларында бутаганнарына ваклап кычыткан да кушалар тәҗрибәле кошчылар.

-Әлеге су кошлары бик җайлы, судан һәр көнне билгеле бер вакытта чыгалар, - диде Рамилә Дәүләтшина. – Елгага төшергәнче, иртән дә, кич кайткач та, бутаганны бик яратып ашыйлар. Әле 10 бройлер да бар. Алар инде суярлык булып килә.

Дәүләтшиннар каз өмәләрен бер бәйрәм кебек итәләр. Бу эштә төп ярдәмчеләре киленнәре булса, хезмәттәшләре, тирә-күршеләре дә җыела. Быел өмәләрне ноябрь-декабрьгә планлап торалар.

Түбән Чегодай авылында, гомумән, каз үстерүчеләр аз түгел. Сәвия Гафуровалар, әйтик, һәр елны 50ләп каз үстерә, ә Гөлнәзирә Дәүләтшиналар быел 15 баш каз бәпкәсе алганнар.


 

Вера Дәүләтшина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев