Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яшәү минимумы күләме күпме булуы билгеле

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләмен билгеләгәннәр. Ул 10204 сум тәшкил итәчәк.

Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карар республика хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Яшәү минимумы эшләүчеләр өчен – 11122 сум, пенсионерлар өчен – 8775 сум, балалар өчен – 10245 сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Министрлар Кабинеты 2021 елга җан башына яшәү минимумын 9955 сум күләмендә раслаган иде.

Моннан тыш республикада 2022 елга айлык акчалата түләүләр күләме дә билгеләнгән. Карардан күренгәнчә, айлык түләүләр арта (индексацияләү коэффициенты – 1,4). Әйтик, киләсе елда хезмәт ветераннарына һәм кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерларга (55тән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60тан өлкәнрәк ир-атларга), дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән кешеләргә ай саен 547 сум түләнеләчәк. Ятимнәргә аена 9732 сум (балалар бакчасына йөрүчеләргә) һәм 11222 сум (мәктәп укучыларына) биреләчәк.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев