Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда ел саен 33 мең кеше кан бирә

Республикада донор булып кан тапшыруда аеруча 25-34 яшьтәгеләр актив.

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

14 июнь - Бөтендөнья кан доноры көне. Әлеге дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша.

«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның 32 проценты — 18-24, 42 проценты — 25-34, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр», — диләр Республика кан үзәге белгечләре.

Республикадагы донорларның 70 проценты — ир-атлар, ә 30 проценты хатын-кызлар.

Донорларга дәүләт ярдәме каралган. Шул исәптән — ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) һәм башкалар.

2020 елның гыйнварына Татарстанда 12,5 мең кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исеменә ия булганы мәгълүм.

«Әгәр донорлыкның нинди изге гамәл булуын белергә теләсәгез, мәсәлән, бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итүен әйтергә кирәк», — ди белгечләр.

Кан доноры булу мөмкинлекләре турында тулырак Республика кан үзәге сайтыннан — rckrt.ru, шулай ук Инстаграмда урнаштырылган мәгълүматлардан белеп була — rck_mz_rt.

фото: Татар-информ архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев