Сез бик сабырлар
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.
Кызлар, сез үз хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән, ихлас башкарасыз. Гел шундый ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Гаилә тормышыгыз да сокландыргыч, мул сыйлы булсын. Сезнең тырышлыгыгызга, сабырлыгыгызга, уңганлыгыгызга таң калырлык. Киләчәктә дә сау-сәламәт, тигез яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Фәридә Мансур кызы Яруллинага аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ул мине карап торучы, ярдәм итүче социаль хезмәткәр. Бигрәкләр дә уңган, ярдәмчел, сабыр холыклы, булган кеше. Гаиләсе дә авылыбызда иң үрнәкләрнең берсе. Алар, тормыш иптәше Таһир белән, ике ул үстерделәр.
Гамилә Шакирова.
Лашман авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев