Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ришат Төхвәтуллин иртән тамашачыларыннан “яшереп” дәрәҗәле исем ала

Ришат Төхвәтуллинга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

Бүген иртән Ришат “Көнем яхшы хәбәрдән башланды. Нинди икәнен озакламый белерсез” , язып фотосурәтен керткән иде.

“Яраткан җырчыбызга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен татар-башкорт эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин иҗатына дәүләт дәрәҗәсендә бәя бирелде.Һичшиксез, аңа шушы исем бирелү бик гадел, вакытлы һәм урынлы. Үзенең күпкырлы таланты, кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы ул”, диелә аның турында.

“Менә нинди елмаю сәбәбе булган иртән иртүк , чын күңелдән котлыйм Ришат “, “Әфәрин”,”Тагы да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз”, дигән котлау сүзләре язган аңа инстадуслары.

 tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев