Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әмир Шәрәфиев: “Чын җәй июнь уртасында гына башланачак”

Берничә көннән бирле үзәккә үтәрлек булып искән салкын җилдән туеп, җәй җиткәнне бармак бөгеп саныйсызмы

Ашыкмагыз! Синоптиклар әйтүенчә, июнь башында салкын булачак. “Гидрометцентр”ның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу атнаның иң җылы көне бүген, ягъни 30 майда көтелә.
Чәршәмбедә термометр баганасы көндез 23 градуска кадәр югары үрмәләячәк, дип фаразлана. 30 майга бәйле халык сынамышы да бар. Бу көнне һава торышы нинди булса, җәй шундый булачак, дигән әби-бабайлар. Табигать тә өлкәннәр сүзенә колак салсын иде, дип телисе генә кала. Пән-җешәмбедән кабат суыта башлаячак, ди әнә синоптиклар. Җәйнең беренче көннәрендә көндез нибары 15 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр. Төнлә термометр баганасы 5 градус җылы күрсәтәчәк, дип фаразлана. Табигать кыланмышлары бакчачылар өчен баш бәласенә әйләнмәгәе.
“Җәй башында төшкән кырау – иң куркынычы, – ди бакчачы Гомәр Дәүләтшин. – Үсентеләр шактый күтәрелде бит инде. Кишер, суган, петрушка, укроп салкыннарга бирешмәячәк. Ә менә төшле җиләк-җимеш агачлары зыян күрергә мөмкин. Шулай ук җиргә якын булып үскән яшелчәләр – кыяр, помидор, кабак үсентеләре салкыннарга бирешүчән. Хәер, алдагы берничә көндә кырау төшәчәк, дип уйламыйм. Көннәр суытса да, күк йөзе болытлы, өстәвенә җил исә. Шомырт та чәчәк атып бетерде инде. Көннәр салкын торганда түтәлләргә суны күбрәк сибәргә тырышам. Дым кырау төшүдән саклый”. Балтачның Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, чын җәй июнь уртасында гына башланачак. “Бу – былтыргыга караганда иртәрәк. Узган ел июльдә генә җылытты”, – ди ул. Озак көтәсе калмады.


Ватаным Татарстан. http://baltaci.ru/news/tөrlese/mir-shrfiev-chyn-y-iyun-urtasynda-gyna-bashlanachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев