Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каен суты бөтен кешегә дә ярамый!

Безнең халыкның күптән килгән гадәте инде ул - каен суты җыю.

Яз җиттеме, хәтта юл буенда үсеп утыручы каеннарга да пластик шешәләр элеп куела, кемнәрдер шул рәвешле шифалы сутка байый. Тик менә каен суты һәркемгә дә ярамый, ди белгечләр. Һәм аны дөрес җыйганда гына ул сәламәтлеккә файдалы була.

Диетлоглар әйтүенчә, каен суын күпләп эчү беркем өчен дә файдалы түгел, ә менә аллергияле кешеләргә, аеруча бала-чагага, аны куллану бөтенләй тыела.

Каен сутын теләсә кайдан җыю да дөрес түгел. Юл буйларында, шәһәр эчендә үскән агачлардан алынган сут организмга файда түгел, киресенчә, зыян китерергә мөмкин.

Безнең халыкта элек-электән каен суты ялкынсынуларга каршы чара буларак файдаланылган. Аның составында витаминнар һәм минераль матдәләр бар. Әмма аны күпләп эчәргә ярамый. Бу ашказаны эшчәнлеген боза. Каен сутын көненә бер-ике чынаяктан артык эчмәскә киңәш ителә.

Каен сутын озак саклау бик кыен. Ул суыткычта да тиз арада ачып чыга.

Әлбәттә, сәнәгать предприятиеләрендә эшкәртелгән каен сутын да сатып алырга мөмкин. Тик аңарга шикәр кушыла, ә бу диабеты булган һәм артык авырлык җыясы килмәгән кешеләргә кирәкмәс.

чыганак

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев