Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Котышта район газетасына теләп язылалар

    Иске Котыш элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыруда бик яхшы эшли, 2020 елның беренче яртысында алдыру өчен, монда район газетасына 95 заказ карточкасы тутырганнар да, ягъни план 99 процентка үтәлгән.

    Ивашкино (112 данә, район газетасы, 97 процент), Кармыш (164 данә, 96 процент), Ульяновка (129 данә, 96 процент) элемтә бүлекчәләре дә – “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан”га һәм, гомумән, башка газета-журналларга яздыруда алдынгылар, - ди район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. –Иске Кади, Шешминка, Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле бүлекчәләре, киресенчә, матбугатка яздыруда әлегә арттарак калалар. Заказлар кабул итү өчен бер айдан чүт кенә күбрәк вакыт калганын онытмыйсы иде.

    Фото: архив.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: