Яңа атнада Татарстанда бераз салкынайтачак
Белеп торыгыз

Яңа атнада Татарстанда бераз салкынайтачак

Дүшәмбе, 31 июльдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм һава температурасы төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» кисәткәнчә, кайбер районнарда боз, яшен һәм көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана.

Көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. Чагыштыру өчен, кичә синоптиклар +26..+31 градус, көнчыгыш районнарда +34 градуска кадәр эсселек булуын хәбәр итте.

чыганак

 


Нет комментариев